Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 78

СКАЧАТЬ чөя төшкән, иреннәрендә сәер елмаю, бераз гына киная. Елена аңа таба өч-дүрт адым ясады да, күлмәк итәгенә тотынып, чүккәндәй итте, митрополит аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты һәм кенәгинәгә урын күрсәтте. Елена бу кешене беренче тапкыр күргәндә дә ошатмаган иде, беренче тәэсир ихласи диләр, хак икән, хәзер чак кына йөзен ошбу кешедән читкә чөерми түзде – җирәнү кебек хис кичерүе хак иде, ләкин сер бирмәскә тырышты, ирексез елмайгандай итте, теләмәсә дә, баш иде. Хак, Елена Глинская митрополит бәйләнерлек гөнаһ кылмады кебек. Бөек кенәгинә булуга карамастан, даими рәвештә чиркәүгә йөри, монастырьларга бара, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, һәр җирдә башкалар белән бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан мәрхәмәт сорый.

      – Атакай, – диде Елена, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоеп. – Атакай, миңа хатын-кыз буларак ил белән идарә итү кыен, әмма мин кулымнан килгәннең барысын да эшләдем шикелле. Аннары, озаклап килмәвем өчен гафу итегез, күптән күзгә-күз сөйләшәсем килгән иде югыйсә. Бәлкем, мин кайчак ялгышамдыр, күп нәрсәне күреп бетермимдер. Аннары кылган гөнаһларым да бардыр, кичерә күр, атакай.

      Елена шулай диюгә, митрополит Даниил ишекъяры торучы дьякка кит дип ишарә ясады.

      – Гөнаһсыз кеше булмый, государыням. Миңа килгәләп, күңелең бушатып, кылган гөнаһларың җуйдырып китсәң, бер урынына ике гомер яшәрсең, күңелең пакьләнеп, йөрәгең бушап калыр. Сиңа, государыня, әйтер сүзем бар. Яшермим, сиңа ачуым чыккан чакларым булгалады, булмады түгел. Ә менә оста Кече Пётр Фрәзинне канатыгыз астына алуыгыз белән килешә алмыйм. Ошбу кеше еретик, православный христианнарның данын сатып йөри икән бит! Күр бер-бер чара, государыня, күр! Җиткереп торалар: безнең халык еретикны колакларын тырпайтып тыңлап тора икән, аннары көлә-көлә шуның сүзләрен сөйләп йөри икән. Хәтта агулы теле минем шәхесемне дә читләтеп үтмәгән. Имеш, миңа бер хатын килгән дә ят ир белән гөнаһ кылуын кичерүне үтенгән икән. Мин аңардан сораганмын, имеш, «Ят ир белән йокладыңмы?» дип. Ә ул миңа әйткән, имеш, «Атакай, ят ир белән йоклап буламы, бирәме ул сиңа йокларга» дип.

      Елена авызын җиңе белән каплап тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды, әмма аның бу кыланышын атакай ошатмады, тамак кырды.

      – Атакай, – диде Елена, җитдиләнеп. – Искәрсәгез иде, оста Пётр Фрәзин безгә таш калалар торгыза, Кремль диварын яндырылган кирпечтән күтәрде һәм күтәрә. Димәк, урыс халкына игелек кыла. Миңа калса, аның исемен мәңгеләштерү кирәктер. Ә мәзәк сөйләвенә бер дә исегез китмәсен, тел сөяксез, кеше ни сөйләмәс, ә менә авыз ачып тыңлаучыларны берәм-берәм тотарга да төрмәгә ябарга кирәк, тыңламасыннар юк-бар сүзне. Мин бу хакта Василий Шуйскийга әйтермен, ул барысын да җиренә җиткереп башкарыр.

      – Син аны, государыня, Иван Телепага йөклә, ул аның җаен белә.

      Митрополит Даниил дык итеп кам таягын идәнгә куйды.

      – Аның үз эше үзенә бик җиткән, атакай.

      – Шуйскийлар узынды, государыня, Оболенскийлар да. Олан кенәзне утыртып, урамнарда СКАЧАТЬ