Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 61

СКАЧАТЬ хатыным янына кайтасым килә, Җангали хан. Кенәз сыйфатында кайта алсам, бигрәк тә шәп. Иван Телепа мине үз итәр, мин аның аяк астында туфрак булырмын. Әйтәм бит, заманында мин дә аңа изгелек кылдым: хатынын бер татар сәүдәгәренә сатып җибәрдем. Теге вакытта, кенәгинә Еленага гашыйк булгач, ярдәм иттем мин аңа. Малае калды калуын бичара хатынның, үсәр ул, әбисе алган, диделәр. Телепа үсте, Җангали хан, үсте. Ул кем дә хәзер, мин кем. Ә бит бер сафта орышыр идек. Ләкин мин дә әле, Җангали хан, дөнья арбасыннан төшеп калган кеше түгел. Мин үз дигәнемә ирешермен, боерган итсә. Ә син җитеш, һич югы, суган белән ипиен аша. Һәй, хуҗа, квас китер әле! – дип кычкырды ясавыл Гавриил артына әйләнеп карамый гына, әйтерсең лә Җангали хан аннан качарга җыена иде.

      – Без инде Мәскәүдә, ясавыл.

      – Бирсен Ходай. Иң мөһиме, без өйдә, Җангали хан.

      – Син өйдә, ә мин…

      Аның торган саен кәефе кырыла, шушы ясавыл аны гүя кенәгинә Елена Глинская янына муенчаклап илтә иде.

* * *

      Митрополит Даниилга кич якта, караңгы төшкәч кенә килеп керделәр. Аларны бик озак кабул итми маташтылар. Ясавыл гасабилана башлады, хәтта бер дьякның изүеннән алды – янады бугай, акчамы төртте, теге кабаланып кереп китте, күп тә үтми әйләнеп тә чыкты.

      – Атакай сезне көтә, – диде ул, Җангали ханны күздән кичереп һәм, ул килә башлагач, ихтыярсыз читкә тайпылды.

      Рәсәй дәүләтенең сәяси вә рухи атакае җитмешне ваклап килә иде инде, юк-бар белән борчуларын яратмый, күп вакытта хастага сабышып ятарга ярата иде. Ләкин «Казаннан кешеләр килде» дигәч, ул ризалыгын белдерде, әмма яткан урыныннан тормады. Әллә үзенең укучысын исенә төшерде инде, чөнки ясавыл Гавриил дьякка шул хакта әйткән иде. Аннары аның кулыннан сәяси вә рухи тормыш китеп бара, Дума боярлары гына түгел, кенәзләр дә аның белән исәпләшми башлаганнар иде инде, алгы нәүбәткә Псков архиепискобы Макарий чыгып ята иде.

      Аяк очларына гына басып керделәр, түргә узар-узмас туктадылар. Ясавыл Гавриил Карпов түр яктагы эскәмиягә сузылып яткан, төлке юрганы астыннан уң кулы гына күренеп торган атакайга бил бөгә-бөгә килде дә митрополитның йомры вә йон баскан кул аркасын үпте. Кулдан сарымсак исе килә иде, ләкин Гавриил моңа укшымады, ул төрле исләргә өйрәнгән иде инде.

      – Исәнме, атакаем! Мин бу – Гавриил. Бетчә Гавриил.

      – Ә-ә, мәрхүм Карпа угылы Гавриил. Нинди җилләр ташлады үзеңне, син Казанда түгел идеңме соң? – Шунда митрополит Җангали ханны күреп алды. – Йа Хода, Җангали углан, балакай.

      Митрополит торып утырды, аягын аякка ышкып алды, бу аның дьяктан чүәк соравы иде, дьяк аңа шундук йомшак чүәк китереп бирде.

      – Казанны татарлар кулына биреп кайттыгызмы?!

      – Чарасыздан, чарасыздан, атакаем, – диде Гавриил.

      – Бу баланың гаебе белән түгелдер, шәт, Карпа? – диде митрополит Даниил, Җангали хан ягына ым кагып.

      – Юк, атакай, юк, ханның мыскал гаебе дә юк. Җангалихан басурман булса да, күңеле изгедә – урыслар өчен үлеп тора.

      – Кенәз СКАЧАТЬ