Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 64

СКАЧАТЬ дә теге йә бу кешегә җәза биргәндә иң әүвәл шәех белән киңәшер, шуннан соң гына казыйга тапшырыр иде. Хәзер үзе шул көнгә калды. Хәзер аның үзен хөкем итәчәкләр. Байлар белән әллә кайчан киңәшкәндер инде митрополит, юкса кенәз хезмәтчесе Федот ышанычлы итеп сөйләмәс иде. Урыс кенәзләре үзләре яклы ханнарны әүвәл уч төбендә йөрттеләр, соңыннан, чак кына гаепләре булдымы, йә Аккүлгә сөрделәр, йә башларын кистеләр. Ә бит аның әтисе җаны-тәне белән урыс кенәзләре мәнфәгатен яклаган кеше, гаскәре-халкы белән аларны яклый. Аталары юк, бу хәле өчен оҗмах эләкмәгәндер аңа, Шаһгали абасы Аккүлдә җиксенә, хатыны Фатыйма да, кешеләре дә җәзаланды. Ә бит Шаһгали абасы мәрхүм кенәзгә карусыз хезмәт иткән иде. Теләсә-теләмәсә дә, Җангали хан да алар яклы булып китте. Ни оттылар? Абасы сөргендә, ә ул үз язмышын көтеп утыра. Чынлап та, берләшеп, Казан татарларына кул сузган булсалар, чак кына иртәрәк, бер-ике ел алдан?..

      Җангали хан кувшинда калган хәмерне кружкага койды, эчеп җибәрде. Чак кына тозлы сыман булган, беркайчан да кабып карамаган чучка маен капты. Май тәмсез түгел иде, киресенчә, тагын да кабасы килде. Утырып ашады, тагын хәмер салып эчте. Шуннан соң аңа җиңелрәк булып киткәндәй тоелды. Хәтта ул олан кенәзнең үзенә сүз әйтер. Барысын да сөйләп бирер, Казаннан бер Чүрәкәй бәкне генә качырмады ул, бик күп морзаларны качырды. Бөтенләй үк игелексез яшәмәде Казанда Җангали хан. Урыслар мәнфәгатен яклады.

      Җангали хан киенде, коралларын такты, болдырга чыкты. Аның кинәт кенә кирмән-каладагы кызы янына кайтып китәсе килде. Менә хәзер, шул ук мәлдә. Капка янында өч-дүрт сакчы тора, кичә икәү иде, хәзер дүртәү саклыйлар. Күрәсең, ханның корал тагып чыкканын көтмәгәннәрдер, авызларын ачып, аңа карап каттылар.

      – Мин китәм, – диде аларга Җангали хан. – Юл бирегез!

      – Хан, хан, китә күрмәгез! – дип, берәүсе аның янына йөгереп килде. Йөгереп килде дә Җангали алдына тезләнде. Күз ачып йомганчы Җангали кылычын тартып чыгарды, башын иеп торган сакчының муенына чапты. Баш, бүректән аерылып, кан чәчә-чәчә тәгәрәп китте. Җангали хан аңа күз дә ташламый капкага таба кузгалды. Капка янында торган сакчыларның берсе торып йөгерде, икесе тораташтай катып калдылар.

      – Китегез юлымнан!

      Җангали хан кылычын селтәп җибәрде. Ни кылырга белми торган сакчылар, ниһаять, айныдылар.

      – Исерек ич хан! – диде берсе һәм сөңгесен күтәрде.

      – Ханга тияргә кушылмады, Ефимка! – дип җикерде икенчесе, капкага таба чигенә башлап. – Ефимка, дим, башың икеме әллә синең?!

      – Ике, ике, Тимушка, ике! Әй, син, Җангали хан! Тукта! Тукта, диләр сиңа, нигә бер гаепсез кешенең җанын кыйдың?!

      – Синекен дә кыярмын, юлымнан китмәсәң, урыс диванасы!

      – Тукта, диләр сиңа, бер дә хан дип тормам!

      – Югал күз алдымнан, җаның җәһәннәмгә җибәрмәс борын! Югал, тәре маңгай! Мин – хан, Җангали хан. Кит, тияргә хакың юк!

      Җангали хан кылычын селтәде, әмма үзе үтергән адәм мәетенә СКАЧАТЬ