Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 60

СКАЧАТЬ Менә ни өчен Җангали хан фетнә башына баскан иде, хатыны Сөембикәнең үгете исә моңа этәргеч кебек нәрсә генә булды. Җангали монысын да белә: Шаһгали абасының кешеләрен вә үзен кулга алырга Дума әһеле бояр Михаил Глинский әмер бирә. Ләкин Елена Глинская һәм олан кенәз моңа ризалыкларын бирмәгән булсалар, ул моны кылмас иде, димәк, Мәскәү түрәләре барысы да бер чыбыктан сөрелгән – явызлык аларның каннарында. Әйе, ул, Казан мәркәзендә утыручы Җангали хан, бөек кенәгинәдән мәрхәмәт вә шәфкать өмет итеп кайта. Тик кичерерләрме алар аны, кан коярга җиксенгән, шуннан тәм тапкан Мәскәү түрәләре аны да җәзаламаслармы?.. Мәскәүлеләргә ышану кыен иде. Ахыр чиктә Кирмән-кала татарларының гайрәтен кайтармас өчен аны, бик ихтимал, рухани атакайлар кулына тапшырырлар, ә соңгылары кеше җәзаларга маһирлар, үтә дә осталар, бигрәк тә кан дошманнары мөселманнарны җәзаларга куллары кычытып тора, гәрчә чиркәүләрдәге поплар адым саен изгелек турында, гаделлек дип авыз суларын корытсалар да.

      Шуларны хәтереннән уздыргач, Җангали хан тынычлана төште. Шаһгали хан белән өч йөздән артык мөселманны җәзалап үтерсәләр, аның янында бер генә мөселман да юк, элмәккә бары тик бер ул башын тыгачак. Әйдә, хөкем итсеннәр, ул үлемнән курыкмый. Ул берүзе, аның янында Сөембикәсе дә, сабый кызы да юк, берүзе! Аның каравы ул фетнә башлап җибәрде, Казанны урыслардан арчыттырды, явызлык кылган, мөселманнар өстеннән идарә итәргә килгән карагруһлардан.

      Ниһаять, атна дигәндә, Мәскәү каласы күренде. Ясавыл Гавриил уянып киткәндәй кычкырып ук җибәрде:

      – Мәскәү, Мәскәү, кайтып җиттек, кайтып җиттек, Җангали хан!

      Җангали хан юлдашының куанычын вә шатлыгын уртаклашу түгел, хәтта ясавылга күтәрелеп тә карамады.

      – Җангали хан, – диде аны куып җитеп ясавыл Гавриил. – Тагын бер кисәтәм: кенәгинә алдында күп сөйләмә. Казан фетнәчеләре сине тәхеттән кудылар, ә кенәз Василий ясавылы Гавриил Карпов сине коткарды. Калганнары барысы да фетнәчеләр тарафыннан юк ителде.

      – Бу дөрес түгел, ясавыл. Фетнәчеләр бары тик кенәз Василий сугышчыларын һәм үтә хәтәр урыс сәүдәгәрләрен генә каладан кудылар.

      – Алар белән беррәттән урыс яклы татарларны да.

      – Әйе, аларны да, ясавыл Гавриил. Чөнки урыс бер дошман булса, урыс яклы татар ике дошмандыр.

      – Хәтәр сөйләшәсең, Җангали хан, хәтәр.

      – Тик син борчылма, ясавыл Гавриил, мин барысын да син дигәнчә эшләрмен.

      Ниндидер кала янындагы утарда кундылар. Уртакул хуҗа сәяхәтчеләргә күп итеп ит пешерде, түтәрәме белән өстәлгә куйды.

      – Аша, җитеш, хан, – диде ясавыл Гавриил.

      – Үзең аша, – диде Җангали хан. – Син бит хуҗага чучка итен юри пешерергә куштың, ясавыл.

      – Юри түгел, – диде көлемсерәп ясавыл. – Юри түгел. Бу бичараның башка ите юк иде. Аша, югыйсә ачтан үләрсең.

      – Үлмәм, СКАЧАТЬ