Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
– Димәк, монда да тәхет бүлешү бара, Җангали хан, – диде ясавыл һәм Җангали ханны култыклап алды. – Киттек Телепа кенәзгә. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Шулай диләрме әле мөселманнар?
Ләкин кенәзне бик тиз тапсалар да, аларны тиз генә эчкәре җибәрмәделәр. Ясавыл Гавриил «Казаннан Җангали ханны алып кайттым» дигәч кенә, кенәзнең ярдәмчесе кереп югалды. Бераздан өстенә кеш туны салган Телепа кенәз үзе күренде.
– Кая ул хан, кая?
– Без монда, кенәз, монда, – диде ясавыл Гавриил, бил бөгә-бөгә Җангали ханны алдан этәрде.
– Узыгыз, керегез, сезгә ишекләрем ачык. Бу син бит әле, Карпа. Мин анда кенәз Василий…
– Әйе, кенәз, ул шәһит.
Кенәз Телепа чукынып алды, шәһит Василий кенәзгә оҗмах теләде.
Ханны алдан уздырды кенәз, үзе аңа иярде, Гавриил аларга тагылды. Телепа кенәз үз туганнарын да болай каршы алмады, ул кулларын җәя-җәя кунакларны түр якка әйдәде, өстәл янына утыртты һәм хезмәтчесенә табын хәстәрләргә кушты.
– Йә, кайсыгыз башлый? – диде кенәз, өстәлгә ята төшеп.
– Василий Пенков кенәз Җангали ханның җанын саклап калу өчен башын салды, бөек кенәз. – Ясавыл Гавриилның «бөек кенәз» диюенә кенәз Овчина Телепнёв-Оболенский кинәнде, йөзенә үк чыкты, Гавриилга таба борылды:
– Мин сине дикъкать белән тыңлыйм, ясавыл Гавриил.
– Мин менә исән-имин кайтып җиттем.
– Төрле хәлләр турында хәбәр ирешүгә, мин анда кенәз Морозны дружинасы белән җибәргән идем.
– Ул да ятып калды.
– Димәк, ул да изге юлда үлде, – диде кенәз Телепа. Овчина Телепнёв-Оболенский янә чукынып алды, табынга китерелгән бер кувшин хәмерне кружкаларга койды.
– Тот, хан, – диде, кружканы Җангалигә сузып. – Тот, ятсынып торма. Син бит урысча да бик әйбәт беләсең. Исән кайтуың белән сине!
Җангали хан кыстатып тормады, эчеп куйды һәм табынга килгән тозлы кыярга үрелде. Ул, гомумән, эчүне яратмый иде, эчемлек эчәкләрне яндырып төшкәнне бөтен җаны-тәне белән тойды, әмма эчми дә булдыра алмады – белә иде: язмышы шушы кенәз кулында. Ул күп сөйләмәде, ясавылга биргән вәгъдәсендә торды. Мәгәр исерткеч башына китте, фикере чуалды, очрашу фаҗига төсен җуя төшкән кебек иде.
– Менә нәрсә, ясавыл, син безгә бик зур игелек кылгансың,– диде кенәз Телепа, тозлы кәбестә яфрагын суыра-суыра. – Ләкин сиңа бер нәрсә нәмәгълүм булса кирәктер. Тамгачы Сираҗины беләсеңме син?
Ясавыл Гавриилның җаны идән астына төшеп киткәндәй булды. Ул, авызына капкан ризыгын да чәйнәргә онытып, ни кылырга вә ни әйтергә белми кенәз Телепага карап тора башлады. Шаклар катып, төс-йөзен югалтып үзенә карап каткан ясавылны күреп, кенәз Телепа шаркылдап көлеп җибәрде:
– Ни булды сиңа, исәр баш Гавриилка?! Уян. Сираҗи – минем кеше. Кенәз Василий кайтмаска тиеш иде.
Ясавыл Гавриил, ниһаять, аңына килде, әмма СКАЧАТЬ