Название: Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
isbn:
– Яман, яман эш кылгансың, ясавыл Гавриил.
– Миңа яманлык кылмадылармы, мине рәнҗетмәделәрме?!
– Үзе теләп киттеме ул бичара хатын?
– Теләп чыга микән хатының Сөембикә Сафа Гәрәй ханга?
– Анысы миңа караңгыдыр, ясавыл. Дөресен генә әйткәндә, мин аны яратып бетерми идем, әйе, үзе яратмаганга яратмадым. Ләкин соңгы мәлдә без бер-беребезне аңлый башлаган идек инде. Мин хәзер генә аңладым, ул мине урыс кенәзе курчагы булганым өчен яратмаган, фетнә башына менүгә, кочагымнан да чыкмады.
– Ә син, Җангали хан, хатын-кызның песи затыннан икәнен белмисеңмени? Хатын-кызга, Җангали хан, наз кирәк. Ә ир-ат аңа саран, наз исә хатын-кызга тансык. Иманым камил, Сафа Гәрәй ханны синең Сөембикәң чакырган.
– Сөембикә түгел, мин чакырдым Сафа Гәрәй ханны, ясавыл.
Ясавыл Гавриил хәтта атын туктатты.
– Сөйләмә булмастайны, Җангали хан. Хикмәт, – дип, атын кузгатты ясавыл Гавриил, башын чайкый-чайкый. – Хикмәт… Сафа Гәрәй ханны Казанга чакырырга башыңа тай типтеме әллә, Җангали хан? Казан мәркәзенең тәхетендә утыра идең түгелме соң?!
– Утыра идем.
– Шулай булгач, Җангали хан, ни җитмәгән иде үзеңә? Хан идең ләбаса! Хан!..
– Хан түгел, Василий III кенәзнең курчагы. Менә шуны аңладым мин Казанга килгәч, ясавыл. Син бит әнә кенәз Василийның итек башын яларга теләмәдең!.. Мин дә…
– Әйбәт түгел, әйбәт түгел, Җангали хан. Бер дә әйбәт эшләмәгәнсең. Хаким вә хөкемдар идең ич. Курыкма, мин боларның берсен дә Телепага сөйләмәм. Минем максатым – сине исән-сау аның кулына кайтарып тапшыру.
Җангали ханның бу кеше белән бөтенләй сөйләшәсе килми башлады. Ул тәгаен дәшмәс булды. Юл озын иде әле…
Икенче көнне Владимир каласын уздылар, ясавыл Гавриил капчыкларын ризык-нигъмәт белән тутырды. Җангали хан аттан да төшеп тормады, аның тизрәк Мәскәүгә җитәсе килә иде. Аның берәүне дә күрәсе килми, авыз ачып сөйләшәсе дә килми. Әйе, ул ялгышты, ул хата кылды. Тик өметен өзми иде, бөек кенәгинә аңа ышаныр, хәленә керер – ул Казан тәхетендә утырырдай кеше түгел. Бары тик шул. Телиләр икән – абасы Шаһгалине җибәрсеннәр, аның, ичмасам, корсагы зуррак. Кенәгинә Елена Глинскаяга ул барысын да түкми-чәчми сөйләр, ничекләр үзен яратмаган хатын белән торды, ничекләр теге аны фетнәгә котыртты. Ә бит булды, булды, котыртты. Куркытты, янады, ахыр мәхәббәте белән җиңде. Хатын-кыз булса, кенәгинә аны аңлар, хәленә керер…
Мәскәү каласына якынайган саен, Җангали хандагы курку хисе арта барды. Бу гади курку гына түгел иде, эче сизә: урыслар башыннан сыйпамаслар. Абасы Шаһгали һәм аның ишләре вә кардәшләре белән ничекләр кыланганнарын яхшы белә иде ул. Кәширә каласында утыручы Шаһгали абасын төрки-туран ханнары белән элемтәгә кердең дип, берләшергә исәбегез һәм урысларга ябырылырга ниятлисез дигән сылтау белән Аккүлгә сөрәләр. Моның белән генә чикләнеп калмый олан кенәз һәм Елена Глинская идарә иткән Мәскәү дәүләте, абасында хезмәт иткән өч йөзгә якын СКАЧАТЬ