Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 - Мусагит Хабибуллин страница 56

СКАЧАТЬ бугай, юк, калды, калды әле урыслар: мөгаллиме Александр Глазатый, ясавыл Гавриил, тагын әллә кемнәр бардыр. Җангали ханның башына юләр бер уй килә: ясавыл Гавриилны Сафа Гәрәй азатларына тотып бирсә?.. Тик ул чакта үзе дә Сафа Гәрәй хан каршына килеп басарга тиеш булачак. Ә анда хатыны Сөембикә! Юк, тагын бер тапкыр юк! Язмышы шулдыр, Ходай Тәгалә язганны күрми кеше үлми, диләр бит. Әнә капкага да җитеп киләләр. Арча капкасына йөз адымнар каларак ясавыл атыннан төште, тезгененнән алып, җәяүләп китте. Аны бер сакчы туктатты. Бертын сөйләшеп тордылар. Шуннан соң сакчы өстәгеләргә капканы ачарга әмер бирде, һәм алар исән-имин чыгып киттеләр. Моңа ышану кыен иде, әмма алар котылдылар. Асма күпер аша чыкканда, ат тоягы Җангали колагына «Тукта, тукта!» тавышы булып яңгырады, ләкин аларны берәү дә туктатмады. Капка тирәсендә төркем-төркем укчылар, сугышчылар тора, сөйләшәләр, көлешәләр. Яннарына Җангали хан җитәрәк, берәүсе кинәт аның ат тезгененә ябышты:

      – Син кем? Кая юл тотасың?

      – Йөзбаш, йөзбаш, китсен, минем кибетче ул, – диде арттан килеп җиткән Гавриил. – Мә, сәдакадан булыр, – диде ясавыл, йөзбашка бер алтын төртеп. – Сәүдәгәр мин, бигайбә, йөзбаш.

      – Ни бу? – дип, учын ачты йөзбаш һәм шундук йомды, чөнки җемелдәп торган алтын акчаны күргән иде. – Ни бу дисәм…

      Йөгереп икенчесе килде.

      – Шымчылармы әллә?

      – Юк ла, йөриләр шунда, сәүдәгәрләр, – диде йөзбаш, алтын акчаны учына кыса төшеп. – Китә бирсеннәр.

      Кирмәннән чыккач та, Җангали хан атын куалап алып китте. Ясавыл Гавриил аны көчкә куып җитте һәм, ат башына ябышып:

      – Кая ашыгасың, хан?! – диде.

      – Белмим, – диде Җангали һәм башын иеп сүзсез калды. – Ясавыл, мин, монда килгәндә, зур өметләр белән килгән идем, хәзер качак хәлендә китәм.

      – Хәлеңә керәм, Җангали хан, дәүләт калдыру җиңел түгелдер. Аның каравы сине анда Кирмән-калаң, кызың көтә. Әйдә, киттек, хан. Юлыбыз озын, гомер кыска.

      – Кайтасы юлыбыз, ясавыл, кайтасы юлыбыз.

      – Менә анысын дөрес әйттең, Җангали хан. Кенәгинә рөхсәт итсә, мин сине Мәскәүдән Кирмән-калаңа кадәр озатырмын.

      – Бирсен Ходай, – диде Җангали хан, үкчәсе белән ат корсагына типте.

      Арча юлы өстендә аларны Ходайкол угланның егетләре туктаттылар. Ясавыл Гавриилны берәүсе таныды бугай, аты тирәли әйләнеп чыкты да ат башына килеп ябышты.

      – Унбаш Сәпәй, минем бу сәүдәгәрне каядыр күргәнем бар.

      – Кая булсын, Казан базарында күргәнсеңдер, – диде ясавыл, тегенең күзенә туры карап. – Сәүдәгәр мин, кордаш. Алла хакы өчен рәнҗетмә, аласын ал да җибәр. Менә сиңа бер акча. Ашыгам.

      – Ә теге кемең? – дип ым какты унбаш.

      – Кибетчем ул. Казанда фетнә булды бит, көчкә котыла алдык. Кичә китәргә иек тә, өлгерә алмый калдык, капкаларны яптылар.

      – Җибәр үзен, – диде икенче берсе. – Һәр сәүдәгәрне туктата китсәк, башыбыздагы чәчебез җитмәс. СКАЧАТЬ