Название: Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
isbn:
Ике арада күчеп йөргәндә, ул үзе белән кишектиннәрен алмады диярлек. Берүзе, берьялгызы чыгып китәр иде, әмма дүрт җайдак аты булыр, аларны көнгә ике-өч тапкыр алыштырыр, кайбер чакта бер шалтыдан икенче шалтыга бер көн үтәсе юлны ярты көндә үтәр иде. Ризыкка янә исе китмәде, атланган атының ияр астына телем-телем ат ите куяр, ә ул ит тир белән парланып тәмам пешәр иде – шуны ашады. Ә инде бик сусаса, атының муен тамырын тешләде дә кан эчте. Сүбәдәй баһадирны берәү белән дә бутап булмый, аннары аны башка берәү белән бутарлык та түгел иде. Гади-садә киенер, әмма очлым башында һәрчак дүрт бөркет каурые булыр. Бу – аның дәрәҗәсен билгели торган, күзгә бәрелерлек тамга. Сукыр булмаган кеше аны йөз адымнан таный, атыннан төшеп тез чүгә. Фәкать нойоннар, угланнар гына аның каурыйларын, ала атын күреп, аттан төшеп тез чүкмиләр, хәер, баһадирның моңа бер дә исе китми, чөнки белә: орыш башландымы – алар барысы да аның кул астына килеп керәләр, ә анда инде ул кемне кая җибәрергә белә, бик борын чөеп йөргәннәрнең төмәннәрен ут уртасына да кертеп җибәрә ала иде. Ә орыш кырында баһадирны тыңламау, аңа каршы әйтү баштан калу белән бер иде.
Ул төмәнен ярдәмчесе Күнбай бәккә калдырды. Алар инде Кандырча кальгасын алганнар, шунда кереп оялаганнар, шунда кышлаганнар иде. Ни сәбәпледер Болгар ханы Илһам, Кандырча кальгасын югалтса да, төмәннәрен җибәрмәде, монголларның зур орышка әзерләнгәннәрен белә, ахрысы, хан һәм шуңа әзерләнә булса кирәк. Аннары Сүбәдәй баһадир тирмәсендә болгарларның ике аксакалы тора: киңәш итәләр һәм Сүбәдәй баһадир аларга ышана иде, чөнки кат-кат сынап карады, иллә кыек юлдан йөрмәүләренә төшенде. Мәүлә Хуҗа исә бөтенләй изге кеше иде, төмәндәге төркиләрне, бигрәк тә татарларны ислам диненә сәҗдә итә. Итә бирсен, дин әһелләренә Чыңгыз хан да ышаныр иде. Сәүдәгәр Бикколга килсә, ул Болгарның барлык тормышыннан хәбәрдар иде. Илһам ханның күпме гаскәрие бар, нинди кораллары, калалары – Сүбәдәй барысын да картага төшертте һәм картаны ул корылтайга да алып кайтты, һәммәсенә дә күрсәтте. Картага Болгар гына түгел, урыс кенәзлекләре дә, маҗар илләре дә төшерелгән иде, хәтта Әдрән диңгезе дә. Менә шул картаны җәеп салгач һәм сөйләп биргәч сынды олуг хан Үгәдәй – яу чабарга һәм бик күп төмәннәр белән. Бу картаны сыздыру һәм төзетү өчен, ул Биккол белән Мәүлә Хуҗага гомерләренә җитәрлек алтын түләде. Чыңгыз хан кебек ул да үзенә игелек китергән кешеләргә акчаны кызганмады, дошманга сатылмасын, сатылган булса да, дөресен сөйләсен дип, акчаны кызганмады, һәрхәлдә, Мәүлә Хуҗа белән Бикколны шулай СКАЧАТЬ