Название: Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2
Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
isbn:
– Атам, – диде Чәчкә, очсыз-кырыйсыз диңгезгә карап. – Атам, Илбарыс буйтур әйләнеп кайтыр микән?
– Мин аңа иң ышанычлы кешеләрем биреп җибәрдем, бала. Илбарыс абаң – кыю йөрәкле буйтур. Аның яшендә мин берәүгә дә буйтур аты биргәнем юк иде әле. Илбарыс ике-өч тел белә, мин аны илчем итәрмен. Җүләр илче – бер алыпка, акыллы илче мең алыпка торыр, дигәннәр бабаларыбыз. Кодрак абаңда озак торма, кайт…
Капкадан үткәндә, каравыл алыплар айбалталарын читкә алдылар. Сарай урамының башында берәү әкрен генә кубыз уйнап утыра иде, ханны күрүгә, аягүрә басты, бил бөкте.
– Уйна, уйна.
Җырлап утыручысы олуг ханга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ул күзләрен йомган да, мәрткә киткәндәй, җыр хиссиятенә кереп чумган иде.
Кубрат хан ары узды. Җырны аңа Аслан илхан чыгарган диделәр. Җырны Аслан илхан Болгар сәүдәгәрләренә җырлап күрсәткән икән, ә тегеләре отып алганнар, имеш. Менә хәзер бөтен Фанәгүр шул җырны җырлый. Җыр туган ил, туган як турында.
Утырдым мин, әй, кәмәнең түренә,
Карадым мин суларның төбенә.
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Хак язмышын күрми, әй, чара юк.
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Язмышларны күрми чара юк…
Карлыгач кара, ай, муйны кара ала,
Ник моңая икән лә бу бала?..
Моңаймас ла иде бу бала,
Эчләрендә аның, ай ла, ут яна…
Кубрат хан, туктап, җырны ахырынача тыңлап торды. Йөрәге кысылып куйды, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Кузгалып китте. Олуг хан турында чәчәннәр нинди генә җырлар җырламыйлар. Кубрат хан аларның берсен дә болай хиссиятләнеп тыңлаганы юк иде әле. Ә монда Аслан оланы нинди сагышлы, бәгырьне теләрдәй җыр язган. Туган якларны, туган илне сагына балакай.
Кубрат хан әрнешеп үкенү тойды. Ә бит ул Илбарыс буйтурдан Асланны алып кайтарта ала иде. Әйтмәде, андый бурыч йөкләмәде буйтурга, ул турыда исенә дә килмәде. Аслан җыры ханны тәмам сихерләде. Ул хәтта, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә көйли башлады. Җыр татлы итеп, аккош каурые белән кагылгандай, күңелне кытыклый иде. Кубратны күп кенә чәчәннәр кояшка, киң далага тиңләделәр, олуг хан боларны гаме килми генә тыңлады. Хак анысы, үзен мактаган сүзләрдән аның күңеленә тымызык кына рәхәт коела иде, әмма йөрәк кысылырдай сагыш күрмәде ул чәчәннәр җырында. Румнан китерелгән музыка коралларында кубыз моңын тапмады. Сарайда музыкантлар куштаннар рәтендә яшәделәр. Моңа кадәр күңел ачуларны җыеннарда гына ишеткән Кубрат хан музыкантларны килештереп бетерми иде. Алай да философ һәм Болгарга килә-китә йөргән илчеләр хакына өч-дүрт музыкант тотты. Аларны күбрәк философ тыңлады. Кубрат хан грек көйләрендә әллә ни моң тапмады. Ә монда, сарай урамы чатында тыңлаган җыр аның күңелен айкап ташлады. Кубызчыны, җырчыны сарайга китертергә СКАЧАТЬ