Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2 - Мусагит Хабибуллин страница 17

СКАЧАТЬ изге башың яман җәлладтан чаптырырлар, диңгезгә ташларлар.

      – Олуг хан сине император угланына бирсә, мин аңа каршы чыгармын, Чәчкә.

      – Каф таулары артына, далалардагы ерак җәйләүләргә күп елларга чыгып китсәң дә, мин сине көтәрмен. Чалбай ханны җиңеп кайт, атам ризалыгын бирер…

      Якында гына кемдер тамак кырды, ул да түгел, яшьләркаршына төптәңре килеп басты. Моны көтмәгән яшьләр калтыранып киттеләр, чарасыздан бер-берсенең кочагына сеңделәр. Коточкыч хәл иде. Әле генә төптәңре капкадан кереп китте ләбаса. Юк, төптәңре үзе түгелдер бу, аның өрәгедер. Тылсым, сихер белгән төптәңредән барысын да көтәргә була иде.

      – Оланнар, – диде төптәңре. – Күктә – Тәңре, җирдә – мин. Ялгыша күрмәгез. Чәчкә, анаң сине сарайга озатырга кушты. Ә син, баһадир, юлыңда бул. Синдәй кешеләргә баш җәллад кылычыннан киселер өчен бирелми. – Төптәңре кызны кулыннан эләктереп алды да җилтерәтеп капка янына алып барды. – Әй, каравыл, ач капканы. Ач капканы, явыз, кылган языкларың Тәңре алдында сөйләрсең.

      Каравыл капканы ачты, төптәңре кызны эчкә кертеп җибәрде, каравылны тышкы якка сөйрәп чыгарды.

      – Син чыгардыңмы, әйт! Син чыгардыңмы хан кызын?!

      – Чәчкә, Чәчкә! – дип кычкырды ханша тәрәзәдән.

      Эчтән ярсыса да, баһадир төптәңредән каравылны җуеп алырга кыймады. Килде дә төптәңре алдына тезләнде:

      – Кичер аны, төптәңре, кичер. Изгелегең онытмам.

      Төптәңре каравылчыны капкага таба этеп җибәрде, баһадирны аягына бастырды:

      – Углан, бар, кайт. Иртәгә орыш уеннары була. Кыз кумасаң, үрнәгең күрсәтерсең. Батыр кеше балда йөзми…

      Баһадир кала каравыллары аша узгач кына бераз тынычлана төште.

      Җансакчы йокы аралаш:

      – Таң атып килә түгелме соң, баһадир? – диде.

      – Юк әле, йокла, кузгалма, – диде Илбарыс һәм түр якка үз бүлмәсенә узды.

5

      Баһадир кояш чыгар-чыкмас кына уянып китте. Урамнарда сөрәнчеләр, уеннарга, Кызкуыш туена чакырып, сөрән салалар иде инде. Олуг хан боерыгын карусыз үтәргә өйрәнгән халык төркем-төркем булып диңгез буена агылды. Күп тә үтми, олы тугайлыкта мәйдан булдырылды, урта бер төбәккә колга кадалды. Болгарның зәңгәр төстәге әләме эленде. Мәйдан читенә хан һәм кунаклар өчен чатыр корылды. Шул тирәгә хан үзе, илханнар, кунак-кардәшләр, илчеләр, исемнәре өч-дүрт илдә билгеле булган сәүдәгәрләр җыелды. Колгалар белән бөтен кала буйлап Кызкуыш туена йөгерәсе кызлардан җыелган бүләкләр китерелде. Бүләкләрне җыйган җайдаклар юырттырып мәйданга килеп керделәр. Җыенбаш бүләкләрне колгага бәйләде. Аннары, күтәрелеп килгән кояшка карап:

      – Туем-җыеным буласы көн, төкле аягың белән ту, туем-җыеным матур узсын, җыйган бүләк илдә тузсын…

      Күтәрелеп килгән кояшка табынырга дип, чатырданолуг хан да чыкты. Бары тик илчеләр, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр генә утырган урыннарында калдылар. Шулайда соңгы мәлдә Кубрат хан аларга төксе чырай белән күз төшереп алды. СКАЧАТЬ