Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 37

СКАЧАТЬ прейскурант бизмәненә салып үлчәнде. Сталин премиясе алган йөзләгән әсәрләрне, аларның каһарманнарын хәзер кем искә төшерә? «Язгы җилләр»не, мәсәлән? Татар хәтере ул чорның «көзге ачы җилләр»ен генә белә.

      «Хәлвә, хәлвә диеп кенә авызга татлы тәм керми», – ди таҗиклар. Дөрес, психологлар моның белән килешеп бетми. Ачы турында уйлаганда ук, ачы тәм тою кебек физиологик күренеш нормаль санала. Әмма таҗик мәкале аш кайнатуда катнаша торган реаль татлылыкны күздә тота… Соцреализм – сахарин кебек ялган татлы әдәбият ул, алдавыч җим ул. Әйтәсе килгән фикерем шул гына.

      Сүзгә саранлык, җыйнаклык – сәнгатьчәлекнең мөһим билгесе. Мин монда юл арасына яза белү осталыгын гына күздә тотып әйтмим. Анысына өйрәтеп тә, өйрәнеп тә була торгандыр. «Кеше, Сәнгать һәм Табигать сүзсез генә сөйли беләләр» (Л. Салдадзе-ханым, «Әбүгалисина» / «Ибн Сина» китабыннан). Чиксез күпкырлы һәм күп мәгънәле сурәтең сөйләсен. Тыныш билгеләрең… «Күп сүз – юк сүз», – ди бит халык та. Әдәби осталык – күп нәрсәне әйтми калдыра белүдә ул.

      Кирпеч калынлыгы роман – егерме беренче гасырда казылма мамонтка тиң. Анда сусыл һәм төче ялган күп, фальшь күп.

      Язучының базары төште хәзер. Чөнки күп язалар, әштер-өштер язалар. Кибет киштәләре «абыстай романнары», башваткыч детективлар, һәртөрле уйдырма «фикшннар», тарихи фэнтезилар белән тулды… Телевизорны ачуың белән, сиңа алтатар көбәге карап тора… Әдәбиятны һәм сәнгатьне масскультура конвейерына әйләндерделәр – бөтен бәла шунда. Бу конвейер, «күмүшке аппараты» шикелле тамчылап, агуын берөзлексез җитештерә тора. Укучылар һәм тамашачылар нәрсәнең агу, нәрсәнең чәчәк балы икәнен аңламый башлады инде.

      Кайбер китапны кулга аласың да бер-ике битен укып карыйсың. Шуннан ук авторның биографиясе сыек икәнлеге күренә: аяз күк, туп-туры юллары балалар бакчасыннан башлана да, әзрәк аң кергәч, ясле мисалындагы Мәскәү әдәби курсларыннан соң алар, шомарган каләм һәм катыргы калкан белән яракланып, олы юлга, хөррият ярминкәсенә дан-шөһрәт дауларга чыгалар…

      Мәскәү курсларына тел тидергәнем өчен яратмаслар да, бәлки. Бу курслар безгә, кара гавамнан күтәреп алып, Рәсүл Гамзатовны, Виктор Астафьев кебек хакыйкать сөючене бирде диярләр. Ә бит заманында Евгений Евтушенконы аннан кудылар, башта комсомолдан да чыгарып маташтылар бугай. Сүз дә юк, анда укып кайтучылар роман язу техникасын яхшы гына үзләштергән була. Шома техникасын гына шул! Ә романның рухы, җаны да булырга тиеш бит әле. Фатих Хөсничәрәк итеп әйтсәк, аның Наташасы истә калырга тиеш. Боларына Мәскәү өйрәтми, өйрәтә алмый, чөнки бусы мөмкин эш түгел. Болары, чыннан да, «алладан һәм балачактан килә».

      Әйтик, Муса Җәлилнең «Бригадир кыз Фәйрүзә»се истә калмый.

      Ләкин һәр әдипнең үз «Моабит дәфтәре» булырга тиеш.

      Дөрес, Моабит курсы үткән һәркемгә һәйкәл куймыйлар. Югыйсә бүгенге бурзай каләм осталары «Моабит дәфтәр»ләрен кочагы белән сатып кына алырлар иде.

      Тукайныкы кебек үк булмаса да, һәркемнең СКАЧАТЬ