Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 38

СКАЧАТЬ бит Сталинны һәм урыс колонизаторларын сүгү белән генә җилкән киерелми. Милләтпәрвәрлек тә, хәттин ашса, башкорттагы кебек, буш шапырынуга, көнчелеккә йә төкеренүгә әйләнеп кала.

      Җилкәнсезлек харап итә безне. Сыңарлы милләтпәрвәрчелек җилкәне чыпта җилкән кебек чыдамсыз ул. Бөтендөнья мәйданына чыгу өчен, безгә инсанпәрвәрлек җилкәне дә корырга кирәк, аны сәясәт үзгәргән саен ямыйсы булмый. Безгә хыялый Александр Гринның «ал җилкәннәр»е кирәк, очыйк дисәк, Ак барсның ак канатлары кирәк.

      Зыялы, нәзберек әдәбият, интеллектуаль драматургия һәм җанлы телетапшырулар кирәк безгә.

      Бераз катнашым бар дип уйлаганга, татар әдәбиятының үги баласы булган фантастика жанры турында бер-ике сүз әйтсәм артык булмас.

      Гадел Кутуйның «Совет әдәбияты» журналында сугыш елларында басылган «Рөстәм маҗаралары», әлбәттә, чын фантастика жанрына карамый. Ул фэнтезига тартым. Асылда, Рөстәм – бүген дөнья шаулаткан әкияти Гарри Поттерның элгәре (ихтимал, Рөстәмнең башка элгәрләре дә бардыр, бәхәсләшмим).

      «Рөстәм маҗаралары» – тәмамланмаган әсәр. Дөресен әйтсәк, ул языла гына башлаган һәм… язылып та беткән дияргә мөмкин. Чөнки абага чәчәге кабып күзгә күренмәскә әйләнгән батыр Рөстәмне автор алга таба нишләтергә белмәс иде, совет чынбарлыгы аның хыялый каләменә богау салыр иде. Әйтик, «Хоттабыч карт»тагы Вова маҗаралары да узган гасырның 40 нчы елларында мөмкин түгел иде әле. Гомумән, совет әдәбиятында фәнни-популяр мәкаләгә тартым беллетристика гына чәчәк атты. Беренче совет фантастларыннан Александр Беляев юкка гына: «Мине электр лампочкасы турында фантастик әсәр язарга мәҗбүр итәләр», – дип зарланмагандыр.

      Шулай да мин, әгәр «Казан утлары»на бүген «Рөстәм маҗаралары» тәкъдим ителсә, аның басылып чыгу ихтималы «ике сарылы» дип уйлыйм.

      Гасырлар буе җирдә мүкәләп йөрергә мәҗбүр ителгән татар фантастиканы өнәми микән әллә дисең? Ул, түше белән шуышкан җирне генә күреп, югарыда йолдызлар җемелдәгәнен дә белми микән әллә? Мин моңа ышанмыйм. «Җөмҗөмә солтан»нарны, «Кисекбаш»ларны, «Мең дә бер сәхәр»ләрне биргән хыял ияләребез булган безнең.

      Бүген фантастика жанры үсмәгән әдәбият тулы канлы була алмый. Әйе, кибет киштәләрен бихисап фантастик әсәрләр тутырды. Ныклабрак карасаң, алар бер-берсен кабатлыйлар, күбесе – ияреп язылган тәкълиди әйберләр. Реалистик әдәбияттан бушаган вакуумны шулар тутыра бугай.

      Хәер, реалистик әдәбият киштәләрендәге макулатураның да исәбенә чыгышлы түгел.

      Фантастлардан берәү: «Әгәр сиңа сызыклы кәгазь тоттырсалар, сызыгына аркылы яз!» – дип киңәш иткән иде. Фантастларны менә шушы кыю фикер өчен генә дә ихтирам итү тиеш.

      Ярар. «Казан утлары» журналына әйләнеп кайттык.

      Журналның тиражы 100 мең данәдән ашып киткән уңышлы еллар да булган. Ә хәзер ул нибары 6–7 мең данә тираж белән чыгып килә. Артка китешнең сәбәбен журналда басыла торган әйберләрнең сыйфатыннан гына эзләү, әлбәттә, дөрес булмас. СКАЧАТЬ