Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 14

СКАЧАТЬ бөек хезмәтләре генә коткара. Кем белә, бәлки, алар гомерләре буе күңелләрендә менә шушы (ихтимал, бердәнбердер) кара эшләре өчен үкенеп, гаепләрен тоеп яшәгәннәрдер, вөҗданнары гел бимазалап торгандыр… Кем белә, бәлки, алар бөек хезмәтләре белән акланырга омтылганнардыр?

      Без боларны белмибез.

      «Инкыйраз»да, билгеле булганча, татар әлифбасын (хоруфатын) алмаштыру мәсьәләсе телгә алынмый. Бу мәсьәлә күптән халыкның үзе тарафыннан хәл ителгән дип уйлый Исхакый. Пәйгамбәр ялгыша. Һәм үз гомерендә аңа татарның мәсхәрәле фаҗигасен – ике тапкыр хәреф алмаштырып, башта «яңалиф»кә, аннары «кириллица»га күчкәнен күрергә туры килгән. Бу хакта, әлбәттә, аның фикерләре булгандыр һәм, бирган булса, Исхакыйның күп томлыгында аларын да күрербез әле.

      Күптән түгел Дәүләт Думасы Россиядә яшәүче халыкларның алфавиты рус графикасына нигезләнгән булырга тиеш дигән канун кабул итте, һәм без тегеннән-моннан урланган һәм Пётр патша кебек залим тарафыннан «төзәтелгән» рус язуын кулланырга мәҗбүрбез.

      Үзебез гаепле. Без «латиница»ның беренче вариантын моннан 6–7 ел элек, урыс-улак аңышып өлгергәнче кабул иткән булсак, бүген аны камилләштереп җиткергән булыр идек инде. Суздык. Пошмадык. Бердәмлек җитмәде. Нәрсәдер көттек. Форсаттан файдаланмый калдык. Киләчәк өчен әйтәм: рус графикасының кимчелекләре җитәрлек, шуңа күрә 50 нче еллар азагында аларда да латин язуына күчәргә кирәклеге турында җитди сүз кузгалган иде. Сүз дә юк, киләчәк – латин графикасыныкы. Шуңа инанган хәлдә, русларның хәтерен яңартырга кирәк дип уйлыйм. Татар галимнәре һөҗүмгә күчсеннәр иде. Рус Думасына «Латинча графикага сез дә пожалте, господа!» дип дәлилле һәм үткәзешле итеп әйтергә кирәк.

      Шуны онытмыйк: латиница – суверенитетның үзе булмаса да, аның бер сыйфаты, бер элементы. Күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садри Максудиның кызы Адилә Айда (Төркия) фикеренчә, борынгы этруск халкы әлифбасын турсакалар яки пеласклар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак. Шовинист думачылар монысын ук белеп бетермиләр, әлбәттә, ләкин зоологик сизгерлекләре аларга сак булырга куша.

      Башкалар ничектер, белмим, ләкин алфавит турындагы мәсьәлә кузгалу белән, минем күз алдыма Галимҗан Ибраһимовның мәһабәт күләгәсе килеп баса. Ул әле генә ниндидер югары органнарда булган катгый сөйләшүдән соң өенә кайтып кергән дә аркасын җылы мичкә терәп басып тора… Аулак һәм, хәзергечә әйтсәк, престижлы урамда салынган бу җыйнак, күркәм өйне Татарстан хөкүмәте могтәбәр әдипкә бүләк итеп биргән. Ләкин әдипнең күшеккән кулларын мичнең чынаяк кирпечләре генә җылыта алмый бүген. Чөнки әдипнең кальбен өшетеп җибәргәннәр. Боздай салкын аның хисчән йөрәге. Әле күптән дә түгел, Бакуда төрки халыкларның орфографиясен гарәп хоруфатыннан латинга күчерү турында зур киңәшмә булган иде. Анда Галимҗан СКАЧАТЬ