СКАЧАТЬ
төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек аркасында кими-кими һәм дә Алла тарафыннан җибәрелгән бәла – авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары аркасында, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда нык тору булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр фикерләгәннәр, әллә ничәшәр тикшергәннәр. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Бунларның тагы бер табигатьләре бар.
СКАЧАТЬ