Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 40

СКАЧАТЬ вә ничәсен бик мактадылар. Җәгъфәр әфәнде һәр кайсысының мөхәррирләренең нинди кеше икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде. Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып йиттеләр. Һәм дә болгарларны, хатыннарының табигый хокукларын бирмәгәннәр, диеп гаепләргә тотындылар.

      Җәгъфәр әфәнде:

      – Качу мәсьәләсе бездә, булса да, рәсми генә иде, әмма, асылда, кача торган хатын-кыз һичбер вакытта йөзгә биштән артмамыштыр. Авылда хатыннар ирләр берлән бергә эшлиләр иде, бергә ашыйлар иде, сөйләшәләр иде, уйнашалар иде. Хәтта егетләр берлән кызларның бергә җыелып-җыелып уйный торган уеннары да бик күп иде. Качу бертөрле мулла хатыннарында һәм дә мулла хатыннарына ияреп, үзләрен олуг күрсәтер өчен тырышкан бай хатыннарында һәм дә мулла хатыннары булырга хәзерләнә торган бай кызларында гына иде. Ул да бара-тора бетте. Безнең болгарларның хатыннарына иткән җинаятьләре аларны качыру түгел, бәлки, аларга кирәгенчә тәрбия кылмау, аларны гыйлемнән мәхрүм калдырудыр, – диде.

      Бу сүзләрдән соң тагы хезмәтче карточкалар кертте. Җәгъфәрнең «боерсыннар» сүзенә егерменче гасыр болгар хатыннары киемен киенгән ике хатын керделәр. Әдәп кагыйдәләрен үтәгәч тә, болгарларның киемнәре матурлыгын сөйләргә тотындылар. Болар художницалар иде. Болгарларның художестволарына сүзне бордылар. Берсе Җәгъфәр әфәндегә үзенең рәсемен дә күрсәтергә китергән иде. Рәсем кияүгә яңа бирелгән кызның кияүне көтүе иде. Рәсем яхшы эшләнгән иде! Ләкин, иске фикер берлән, кызның йөзен качырган иттереп эшләнгән иде. Җәгъфәр әфәнде монысын әйтте, өйдә болгар хатыннарының һичбер качмауларын […] һәм хөр икәнлекләрен сөйләде.

      Болардан соң тагы әллә нинди музыкантлар килделәр. Алары болгар музыкасы тугрысында сүз ачтылар. Аның артыннан тарих галимнәре, нәселләрне, шәҗәрәләрне өйрәнүче галимнәр, алардан соң башкалары берсе артындин берсе кереп-чыгып, Җәгъфәр әфәндедән төрле сөальләр сорап, Җәгъфәр әфәндене сәгать бергә кадәр бушатмадылар. Җәгъфәр әфәнде, вакыты йиткәч, киенеп, әдипләр җәмгыятенә китте.

      Халык тәмам тулган иде. Мәҗлес рәисе, Җәгъфәрнең кулын кысып:

      – Безне йөзеңезне күрү бәхетенә ирештерүегез өчен бик шатбыз, – диде.

      Бик күп әдипләр күрештеләр. Җәгъфәр әфәнденең әсәрләре хакында фикер алышырга керештеләр. Тәнкыйтьчеләрне гаепләделәр. «Менә мин фәлән урынын аңламыйм, дип, фәлән йире шулай булырга кирәк», – дип, әдәби мәсьәләләр ачтылар. Бер шагыйрә хатын:

      – Сез шулкадәр кабилият[20] берлән ник шигырь язмадыңыз? – диде.

      Җәгъфәр әфәнде шигырьне яратмавын, егерме икенче гасырда шигырь берлән уйнар вакыт түгеллеген белдерде. Теге даманың бер дә һушына китмәде.

      Ашлар бирелә башланды. Җәгъфәр әфәнде иң түр урынга утырды. Мәҗлестә төрле мәсьәлә хакында сүз ачылды. Аш вакыты булганга, табигый буларак, болгарларның ашавы мәйданга чыкты. Җәгъфәр әфәндедән:

      – Бер төрле кешеләр көненә ун мәртәбә ашаганнар, имеш, – дип тә сорадылар.

      Җәгъфәр әфәнде СКАЧАТЬ



<p>20</p>

Кабилият – талант.