Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 35

СКАЧАТЬ алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар.

      Бер чирек сәгать үткәннән соң, рәис, кафедрага чыгып, бер кыска гына, яңа гасырның гомумкешелек өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде. Һәм Җәгъфәрне алып, зур залның ишеген ачып җибәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво!» лар, «Ура!» лар, «Яшәсен!» нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы – болгар ашы[н] яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йитәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йиренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңа гасыр яшәсен!» – дип, бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады:

      – Бу көнге көн – үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның кешелек тарихында нинди әһәмиятле урын тотуы мәгълүмдер. Бу гасырның уйлап табылган әйберләре, бу гасырның ачышлары унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә (хәйран калу) калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күземез күргән нәрсәләр – һәммәсе егерме беренче гасырда ачылган яисә егерме беренче гасырда җитештерелгәндер. Егерменче гасырда дәвалау мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр – һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым – бу гасырның ачышларын санау түгел. Фәкатъ яңа гасырга керер өчен бер кереш кенәдер, бу гасырда бөтен кешелек дөньясында үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп үзгәрешләр булмыштыр, СКАЧАТЬ