Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 33

СКАЧАТЬ юк. Мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем унтугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне белгечләргә тапшырам. Сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүегезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын. Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле ышанычлы, хыянәтсез милләткә, бөтен бабаларымыз тарафыннан васыять итүче булып сезгә калдырам, файдаланыңыз!.. Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып, музыкамыз бетмәсен! – диде дә, сөйләргә сүзе бик күп булса да, күзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач утырды.

      Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да «браво!» лар кычкырдылар. Сачәкләр ыргыттылар. Ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән «Сакмар» көе һәм композитор язган көйләрдән «Язмыш» дигән бер операдан романслар уйналды. Һәм дә бер кеше берлән бер барышня моңарга болгарча йырладылар. Йырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә руслык беленеп тора иде. Бу йырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды.

      Озак үтмәде, болгарларның «Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның эше берлән күрсәттеләр (ул вакытта алар бик камил булганнар иде, бар эшләрне, хәрәкәтләрне, кылынышларны, тавышларны – һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышлары берлән дан тоткан Лалә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме берлән мәшһүр иде). Лаләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламаенча торырлык түгел иде… Икенче яктан, рус кызларының, рус кенәзләренең үзенең хан[лык]ны шулкадәр олылау берлән торулары, ирекле-ирексез Җәгьфәр әфәндегә татар ханнарының солтанатларын, бөтен дөньяны дер селкетеп Көнчыгыш Ауропада үзләре генә торуларын, ул мәмләкәте, ул зурлык… Җәгъфәр әфәнде бара-тора, бетә-бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде.

      Аның артыннан болгар драмасыннан – «Теләнче кыз» дигән бер драмадан бер пәрдә күстәрделәр. Моның күренешләре, өй җиһазлары, уенчыларның киемнәре – һәммәсе болгарча булганга, Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды. Үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка коралларына күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде. Боларга әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде. Әллә нәрсә сорарга да теләгән кебек була иде, үзенең ни эшләгәнен белми иде. Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, сәгать унда Тарих җәмгыяте тарафыннан яңа гасырны каршы алырга чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәмгыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тарафыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып һәм дә җәмгыять тарафыннан бирелгән мактаулы әгъзалык исемен кабул итеп, өенә кайтып китте.

      Күргән, СКАЧАТЬ