Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 31

СКАЧАТЬ Җәгъфәр әфәнде анда төшмәгән иде. Петербургка туп-тугры киткән иде. Петербургка төште. Тарих җәмгыятенең рәисе берлән [килгән] кешеләр һәм Петербургның башка халкы берлән, хатыннары берлән бөтен вокзал тулган иде. Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да, Петербургка йитәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде.

      Җәгъфәрне күрү берлән, бөтен халык моңарга таба килә башладылар. Тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөембикә килә алмавын бик кызганды. Башкалар да сәламләштеләр, Җәгъфәр әфәндегә төрле яктан чәчәк ата башладылар. Бөтен дөньясын чәчәк берлән тутырдылар, Җәгъфәр әфәнде чәчәккә аз гына күмелмәде. Һәммә йирдән «Яшәсен Җәгъфәр, яшәсен Сөембикә!» дигән тавышлар ишетелә башлады.

      Һәммә кеше Җәгъфәргә якынрак килмәкче була иде. Һәммә кеше Җәгъфәрне күрмәкче була иде. Һәммә кеше – Җәгъфәр берлән сөйли торган, хәтта кулларын кыса торганнары – [үзләрен] бәхетле саныйлар иде. Хатыннарга Җәгъфәрнең кара күзләре, кара чәчләре, түгәрәк сакаллары гаҗәеп җиденче күктән кебек күренә иде. Аның төсе бик матур, бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык, Йосыф пәйгамбәр кебек беленә иде. Шуның өчен һәммә кешенең уенда, телендә Җәгъфәр генә иде. «Яшәсен!» тавышлары берлән бөтен вокзалны күтәрәләр иде.

      Җәгъфәр бу тавыш, бу тыгызлыктан көчкә котылды. Рәис берлән бер хатын аны каретага утыртып алып китә башладылар. Диңгез кебек халык тагы болар артыннан китте. «Яшәсен!» тавышлары тагы гөрләде.

      Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде үзенә хәзерләнгән йортка барып җитте һәм, китерүчеләрдән аерылып, ял итүгә мәшгуль булды. Бераз йоклаганнан соң, моңарга тәгаен кылган хезмәтче поднос берлән бер кучә хат, әллә никадәр визитный карточкалар кертте. Һәм, бер карточкага күрсәтеп, шул кешенең күптән көтеп торуын аңлатты. Карточкадагы исемгә караганда, «кенәз Гиреев генерал м-р» иде. Җәгъфәр: «Боерсын», – диде. Генерал керде һәм дә, исәнләшкәннән соң, үзенең «Болгар музыкасыны саклау» җәмгыятенең әгъзасы һәм дә рәисе, җәмгыять тарафыннан Җәгъфәр әфәнде исеменә биреләчәк мәҗлескә аны чакырырга җибәрелгән икәнлеген бәян итте. Генералның әйтүенә караганда, барырга вакыт йиткәнгә, элегрәк әйтә алмавы өчен генерал гафу үтенде. Җәгъфәр әфәнде барырга хәзерләнәчәген вәгъдә кылып, үзенең әсәрләреннән бер китапны [биреп]: «Сез [нең] шуны укый торуыңызны үтенәм, мин берәр минутка гына сезне ялгыз калдырырга мәҗбүрмен», – дип чыгып, киемнәрене рәтләп керде. Һәм генерал китапны куя башлагач: «Сезгә ядкяр булсын!» – диде. Генерал бик шатланып кабул итте. Һәм һәдия икәнлеге[нең] мөмкин кадәр болгарларча язылуын һәм үзенең исеменең язылуын үтенде. Җәгъфәр әфәнде үтенечен кабул итте. Ишектән чыктылар.

      Урам тулы Җәгъфәр әфәндене күрергә килгән халык «Яшәсен!» тавышлары берлән каршы алдылар. Чәчәкләр берлән бөтен дөньясын тутырдылар. Җәгъфәр әфәнде баш иде һәм бер-ике сүздә рәхмәт укыды да, каретага утырып, генерал берлән китте. Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы «Яшәсен!» тавышы гөрелдәде, тагы шул СКАЧАТЬ