Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 28

СКАЧАТЬ чыккан фәннәр укыттыруларын һәм дә, никадәр расхут тотып, әллә никадәр кешеләр китереп укыттырып, тәртипсезлек, уйлаусыз эшләнүе хакында, милләткә әллә никадәр зарар итүләре тугрысында да укыган иде. Эшләгән эшләре нигезле булмаганга, үзләре үлгәч тә, һәммәсе беткән дә киткәнлеген дә белә, мәдрәсәләре бетмәсә дә, әүвәлдә никадәр кешеләрнең кесәсен тутыру берлән, ашар-эчәр өчен алданып килгән балаларның да сәламәтлеген бетерергә һәм дә башларына гыйлем урынына үрмәкүч оялары тутыруга сәбәп булып, милләтнең китешенә бу кешеләрнең аркылы салган киртә булулары хакында да бик күп нәрсә укыган иде. Һәм дә болар хакында язган мөхәррирнең: «Хөсәеневләр милләтне сөйделәр, хезмәт итәчәк булдылар, акчалар сарыф кылдылар. Ләкин ни файда иттеләр? Аю үзенең дустын чебеннән саклаганда ни файда итте – болар да шуны иттеләр», – дигән сүзе исенә төште. Һәм дә, чынлыкта, бу сүзнең дөрест икәнлеген белде.

      Ләкин белеп тә ни булды? Тагы хәсрәт яңарды! Ул ихтыярсыз: «Бәхетсез милләт! Бәхетсез милләт! Ник синең бер дә бәхетең булмады?! Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды? Кирәкле кешеләр вакытсыз үлделәр. Кирәксез кешеләр, синең китешеңә зарар итә торган кешеләр әллә никадәр яшәделәр. Кирәкле кешеләр, сиңа хезмәт итә торган кешеләр синең дошманың күрелделәр, мөмкин кадәр аларны күздән төшерергә, аларга юл бирмәскә тырышылды. Синең дәвамың өчен кирәкле эшләр һичбер илтифатка алынмады, синең йөгеңне авырайта торган йөкләр тагылды, һәммә сиңа зарарлы кешеләр сиңа файдалы иттереп күрелде. Байлары шуларга ярдәм кылдылар, фәкыйрьләр итагать кылдылар. Һәммә эштә һәрнәрсәдә һәрвакыт кирәкмәс якка куәт алды. Ник алай булды?! Кем гаепле моның өчен? Кем?! – дип уйлаган иде. Һәм бик озак бу бинага карап торганнан соң: – Бу бина, бу мәдрәсә, бу вакыфлар яһүдиләр, әрмәннәрдә булса иде, моннан нинди файда иткән булырлар иде? Моннан нинди кешеләр чыгарырлар иде, милләтләренә ни хезмәтләр итәрләр иде?» – дип, аларның кылачак эшләрен бик озак уйлагач, нумирага китте. Һәм анда барып ашап-эчкәч тә, юлда тузанланып беткәнгә, мунчага барырга уйлады […] Ул шул кешеләрнең, төпсез эштән мәгънә чыкмый дип аларга сөйләгәндә, «Аллага тапшырган!» дигән сүзләренең хәзер мәгънәсен уйлый иде.

      Һәм дә хәзер ул кешеләргә ул сүзнең дөрестме-түгелме икәнлеген күрсәтәсе килә иде. Шул уй берлән мунчадан чыкты. Өйгә кайткач, Оренбург тарихын укый башлады. Халыкларының табигате тугрысында: болар Казан болгарларына караганда беркатлылык берлән мәшһүр иде. Һәм дә боларда хәмияте миллия дә Казан болгарларына караганда артыграк иде. Боларда тәкәбберлек тә Казан болгарлары кадәр үк түгел иде. Боларда голямага караш башка булган булса иде, аларга әллә нинди Алла тарафыннан җибәрелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голямаларның авызлары тарафыннан чыгарылган «фатиха» га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде, һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында «әйе, кирәк иде» дип, авырсынып калдыру булмаса иде, һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик майлы пылаулар, СКАЧАТЬ