Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 19

СКАЧАТЬ монда тычканы да, мәчесе дә яхшы ук картаеп, хәйлә туплап өлгергәннәр, берсе икенчесеннән тиз генә алданасы килми иде булса кирәк. Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, бермәл тын гына яткан Әсфан кинәт, истә-оста юк чагында һәм балаларча беркатлылык белән:

      – Сиңа ничә яшь, Гөлчирә? Только яшермичә әйт, – дип, дуамал гына сорап куйды.

      Гөлчирә, яткан җиреннән башын калкытып, Әсфанга карап көлеп торды: «Әй җүләр сабый… Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы?» дигән мәгънә яшерелгән иде бу карашта.

      – Димәк, сине мин үзем түгел, минем яшем күбрәк кызыксындыра, – дип, чак кына ирония белән көлемсерәп куйды Гөлчирә, – ә мин, җүләр марҗа, үземне үлемнән коткарган кешене благородный рыцарь итеп күз алдыма китергән идем.

      Һәм ул, Әсфанга икенче якка борылып торырга кушып, тиз генә сикереп торды, купальный костюмын салып, күлмәген кияргә һәм, әлбәттә, бераз төзәтенергә тотынды.

      – Җитте, берьюлы бик озак кызынып, белокровье алуың бар, без карт кешеләрдән анысы да ерак йөрмәс, – дигән булды аннары, Әсфанның баягы соравына каршы ачыктан-ачык төрттереп.

      Бераздан алар, комда яланаяк эзләре калдырып, өскә – ярга таба менеп киттеләр. Анда буфетларга сугылгалап, ләкин, чират зур булу сәбәпле, берсендә дә тамак чылата алмыйча беравык буталып йөргәннән соң, аланлык аркылы үтеп, урманга юл тоттылар.

      – Башым авырта башлады, монда күләгә җитми, – дип аңлатып маташкан булды Гөлчирә.

      Асылда, аңарга Әсфанның батырлыгы җитми, анда – кеше күзеннән читтәрәк – ул аны батыррак итеп күрергә тели иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, анда да Гөлчирә көткәнчә килеп чыкмады. Урманга керү белән, безнең беркатлы Әсфаныбыз кинәт ботаникка әйләнеп калды.

      – Менә бу зелпе дигән куак булыр, – дип аңлатырга тотынды ул, учарланып үскән бер куак янында туктап, – мин малай чакта шуның тамырын җыйдырып теңкәмә тия торганнар иде. Күн эшкәртү промышленностена, ниндидер буяу экстрактына китә, имеш.

      – Ә менә бусы нинди агач? Белмәссең, анысының да тамырыннан ни дә булса ясыйлардыр әле?

      – Анысының тамырыннан безнең ише көпә-көндез урманда адашып йөрүче диваналарның башына кундыру өчен күсәк ясыйлар, – дип, шуклыкка каршы шуклык белән җавап кайтарды Әсфан.

      Гөлчирә, егетнең күңелен күрергә тырышып, авыз чите белән генә көлгән булды, ләкин күренеп тора: көләсе килүдән түгел иде бу көлү.

      – Әгәр минем белән йөрү сезгә адашу булып күренә икән, – дип башлады ул бераздан, бу юлы инде бик җитди итеп, – яки сез моның өчен кемнән дә булса шүрлисез икән, шушы минутта ук минем ялгызымны гына калдырыгыз. Мин – ялгызлыкка ияләшкән кеше.

      Үпкәләү дә, серлелек тә, бер үк вакытта егетне батыррак булырга чакыру да ишетелеп калды бу сүзләрдә.

      – Бераз тыңлап торыйк, – диде Гөлчирә, аннары, күрәсең, сүзсез калган Әсфанның күңелен табарга тырышып, – СКАЧАТЬ