Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 17

СКАЧАТЬ дә булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы очкынлы җырлар мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә бүтән кешеләрдән калышмыйча атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы? Һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә, соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы? Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхетсезлекләрне ерып чыга алуда, шуларны ерып чыга алырлык көч, ихтыяр булдыруда. Бәхет – әнә шул ул. Беләм, аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам.

      Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул, сәер генә итеп миңа карап торды, аннары өстәде:

      – Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән кисмәгенә манмыйча, ни бар – шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек, кеше иде ул, кеше көенә калсын.

      Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде.

* * *

      Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә, мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче, бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа ни өчендер Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.

1942

      Адәм балалары

      I

      Казан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез» гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ни калмаган. Тик Идел аръягындагы Маркиз утравын, аның урманнарын, аның җәен – яшел үлән, көзен печән кибәннәре белән каплана торган аланлыкларын, аларыннан да бигрәк, Идел буйлап еракка-еракка сузылган тасмадай сары комлы пляжын искә төшерми мөмкин түгел. Кемнәрнең генә эзләре уелып калмагандыр анда!

      …Шундыйлардан берсен, мәсәлән, тасвирлап бирергә дә була: шул Маркиз утравында, кызу июль көннәренең берсендә башлана бу тарих. Ял көне, суда да, пляжда да халыкның мыжгып торган чагы була. Шунда шул, кем ничек тели – шулай әвәрә килгән бер мизгелдә, кинәт бер читтән «Батам! Батам! Коткарыгыз!» дип кычкырган тавыш ишетелә һәм пляж дәррәү аякка баса. Ярдагылар – шунда ярда торган килеш куәт биреп, судагылар – йөзеп, батучы кешегә ярдәм кулы сузарга яки шулай эшләгәндәй күренергә тырышып ыгы-зыгы килергә тотыналар. Гадәттәгечә бераз кичегеп, «Освод» көймәсе дә килеп чыга. Ә шул арада ярда кызынып ятучылардан берәү, һичбер тавыш-гауга күтәрмичә, суга сикереп төшә дә, башы белән суны сөзгәндәй, кызу-кызу шул якка таба йөзеп тә китә…

      Аларны – бата язып калган СКАЧАТЬ