Название: Йөзек кашы / Перстень
Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04257-4
isbn:
Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, Маркиз утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм аннары киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.
II
Кем син? Кешеме, әллә адәм күңеленә коткы салу өчен кеше кыяфәтенә кереп йөрүче пәри кызымы? Кияүдән кайткан берәр яшь толмы, әллә сабагында килеш шулай сакланып калган җиләкме? Чынлап та, кем син? Кем син?
Чамача әнә шундый сорауларны куймакчы булып, атна буена очрашуны көтеп торды Әсфан. Ял көн иртүк Маркиз утравында, пароход тукталышында шәһәр ягыннан чыккан кешеләрдән күзен алмыйча, кадаклангандай торучы да Әсфан булды. Үзенә дә шактый ук кызык тоела иде бу хәл: менә бит, егерме тугыз яшенә җиткәч, инде акыл утырттым бугай дип түш киереп йөргәндә, тәүге иләсләнү белән кабынган унҗиде яшьлек гашыйк кебек тилереп китсенче кеше! Югыйсә хатын-кызларны күргәләгәне булды бит аның. Азып-тузып йөрмәсә дә, шулай да кызлар кулын тотмаган кеше түгел ләбаса! Ләкин әллә ничек кенә булды ул «романнар». Аның күзе төшкән кызлар Әсфан көткән самими күңелле кешеләр булып чыкмадылар. «Тычканлы-мәчеле» уйнарга яраттылар, тыштан ялтырап та, эчләре хәйлә белән тулган һәм, туры килгән саен, туры килмәсә, ничек тә туры китерергә тырышып, егет кесәсе исәбеннән шоколад кимерергә һәм кинога чабарга ашкынып торучы тәмлетамак, шыр сыйрак булып чыктылар. Бик табигый: Әсфан институт бетереп, армиягә – действительный хезмәткә киткәч, буш кесә белән кайтачак бу солдатны ике ел буена көтәргә сабырлыклары җитмәде, беришесе кияү тапты, аеруча җитезләре кияүдән кире әйләнеп кайтырга да өлгерделәр. Әсфаннан хатын-кыз кайгысы очты. Эшкә урнашу, яшәү өчен үзеңә почмак табу кайгысы, кеше күзенә күренерлек өс-баш рәтләү яклары алга килеп басты, кыскасы, күпме кирәк кешегә егерме тугызга җитү өчен! Егерме сигез артыннан ук бит ул егерме тугыз. Ул арада Әсфанга хатын-кыз халкыннан курку, аларга ышанмыйча карау, алны-артны уйлап эш итүче салкын акыл урнашып өлгергән иде инде. Менә шул кешене узган ял көнендә очраклы рәвештә туры китергән әлеге серле «табышмак» кинәт тилертеп, яңадан унҗиде СКАЧАТЬ