Название: Йөзек кашы / Перстень
Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04257-4
isbn:
Аңлап җитмим: уйлап әйтәме соң ул моны, әллә мине сынап кыланган буламы? Әгәр чынлап булса, мин сиңа күрсәткән булыр идем калай түбәне.
Борылдым да тегенең каршысына килеп бастым:
– Син моны чынлап әйтәсеңме, авылдаш, әллә маташтырган буласыңмы?
Госман катып тик тора, ник кенә бер сүз әйтсен. Күзгә күз карашып шулай тордык та, аннары киттек. Тик озак та узмады, бу тагын сыкранырга тотынды. Бу юлы инде тавышы бөтенләй калтыранып чыга, гөбедән сөйләгән төсле:
– Үлгәнче сиңа әйтеп каласы бер серем бар иде. Вәсилә турындагы сер. Ичмасам, шуны да әйтми калам икән инде.
Чамалап әйтте ул моны. Шундый куркыныч минутларда Вәсилә исеме ишетелү мине бераз йомшартмасмы дип әйтте. Чынлап та, һич тә көтмәгәндә Вәсилә исеме яңгырап китү бераз исертеп ташлады мине, кайдадыр Вәсилә бар бит әле. Әти ясаган юкагач караватның ак аягы бар, юаш кына ай, мөлдерәп карап калган күзләр бар.
Үзем дә белмим, әллә нинди көч уянып китте миндә. Артыма борылдым да Госманга кул селтәп кычкырдым:
– Бар, атлар янына кайтып, мине шунда көтеп тор, үзем генә барам. Эшлисе эшләрне бетергәч тә, хәзер әйләнеп кайтырмын.
Госман шуны гына көтеп торган икән, борылды да, кәҗә төсле, тизрәк су буена, таллар арасына йөгерде, ә мин, тәвәкәлләп, берүзем авыл эченә кереп киттем. Эшлисе эшем шактый күп, штабның кайсы өйдә урнашуын дөрес итеп билгеләүдән тыш, Госманның курнос борынына чиртеп күрсәтергә дә кирәк. Әгәр ул авылга минем ялгызым гына кереп, эшлисе эшне ялгызым гына булдырып чыгуыма ышанмый икән, аның борынына чиртеп, ничек булса да ышандырырга кирәк бит инде.
Бер шырпы сыздым – ике эш эшләдем. Тәвәккәл солдат барысын да эшли ул. Ярты сәгать тә узмады, немецларның бер складлары дөрләп яна да башлады. Ялкынның теле күккә күтәрелде: менә, күрмәсәң күр инде, Госман!
Шау-шу купты, берсен берсе этә-төртә, солдатлар йөгерешергә тотындылар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, мин штабның кайсы өйдә урнашканлыгын белеп тә алдым, ә бүтәне миңа кушылмаган.
Урманга, атлар янына әйләнеп кайтканда, Госман мескен китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап тора иде. Мине күргәч кычкырып җибәрде:
– Неужели син исән? – ди.
Искитәрлек нәрсә тапкан, пычак булсынмыни миңа?
Менә инде без, атларыбызны әкрен генә атлатып, урман юлы белән кайтып барабыз. Матур гына булып таң атып килә, теге чакны, Вәсиләне Мамалайдан урлап кайтканда да, таң нәкъ шулай булып аткан иде. Вәсилә дигәннән, бая Госман миңа Вәсилә турында бер сер сөйләмәкче СКАЧАТЬ