Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 16

СКАЧАТЬ тик гаҗәпләнергә генә калган. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, карсак кына бер кешенең эчендә ничаклы явызлык йөргән бит!

      Борын кимерчәкләрем сикерә, сизенәм, яхшыга түгел. Югалган беренче төн өчен, Вәсиләнең чәч чуклары, үземнең җәяү йөрүләрем өчен – барысы өчен дә, барысы өчен дә берьюлы өзәсем килә.

      Тик мин авыз ачарга да өлгерми калам, урман кинәт гөрселдәп куя. Минем атым җиргә капланып төшә, мөлдерәгән күзләрен генә күреп калам атның. Үземнең мавыгыбрак китүемне хәзер генә, немец засадасының тозагына килеп капканнан соң гына сизендем, ярдәмчем – билемдәге гранаталар гына.

      Минем дошманга бирелмичә, кулыма граната тотып засада өстенә баруымны күргәч, Госман елаган тавыш белән кычкырып җибәрде:

      – Башың бармы, Айдар? Икебезне дә харап иттерәсең бит!

      Әйләнеп карасам – аның ике кулы да күтәрелгән, тезләре дерелдәп тора.

      – Беренчесе менә сиңа, куркак җан! – дип, җан ачуым белән аның өстенә гранатаны томырдым.

      Граната иртәнге урманны яңгыратып шартлады. Ут, туфрак, аннары тагын безнең авылның курнос Госман – барысы бергә буталып, һавага очтылар.

      Миндә тагын өч граната, бер йөрәк калды.

      – Мәгез, бусы сезгә!

      Үзебезнекеләр килеп җиткәннәр, мине үлемнең авызыннан тартып алганнар. Туган-үскән якларга күптән үк кайтканым юк иде, санитар поезд белән кайтарып ташлаганнар. Үзем дә белмим, әллә кайчаннан бирле инде госпитальдә, ак палатада ятам. Бик шәп бер хирург киләсе, шул карыйсы, диләр, тизрәк килсен, төзәтсен иде. Аннары тагын ишек кинәт ачылып китсен иде дә, кояш төсле балкып, Вәсилә килеп керсен иде. Шәп хирург дигәннәре кирәк тә булмас иде ул чагында, терелер идем. Килмәс шул инде ул, ачулангандыр ул миңа. Их син, яшьлек! Яшьлек!»

* * *

      Мәрхүмнең дәфтәре – тигезле-тигезсез хәрефләр белән берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән юллар, ник язганын үзе дә рәтләп төшенмәстән, госпитальдә озак ятып эче пошканнан, бары тик вакытны үткәрү өчен генә язылган бу искиткеч матур тарих – шунда бетә.

      Ромэн Роллан бугай, әйтә: «Һәрбер кеше үзенең күңел тирәнлегендә үзенә аерым бер каберлек асрый», – ди. Кеше монда бик сирәкләрне генә күмә һәм, бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый. Үзенең чая гомерен таудан ага торган шарлавык төсле тиз һәм шаулап уздырган бу йөрәкле егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ә кем белә, бәлки, гомерем буена мин аның каберен, авырыксынмыйча, үземдә саклап йөртермен.

      Язгы розалар төсле матур-матур уйлар туарлар, бәлки, мәхәббәт турында яңа легенда язылыр, кешеләр берсе дә берни дә белмәс, ә яшь розалар дымны минем күңелемдә саклана торган әнә шул каберлектән алырлар.

      Шундый уйларга күмелеп калган хәлдә, урамда очраган берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, әлеге дәфтәрне кочаклап, теге ак чырайлы военврач янына барам. Теләк – әгәр җае туры килсә, ул ханым белән азрак сөйләшеп утыру. Аның әллә нинди яшерен моң белән тулган күз карашлары әле безнең беребезгә дә ачылып җитмәгән СКАЧАТЬ