Название: Йөзек кашы / Перстень
Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Литература 20 века
isbn: 978-5-298-04257-4
isbn:
Кем уйлаган диген, Госман белән бер частька туры килдек. Баласы-чагасы турында сөйли, авыл турында, туган-тумача турында сөйли, ә Вәсилә турында ник кенә тешен агартсын. Иске тунны кузгатмыйм, тузаны чыгар ди, ахрысы.
Шулай да беркөнне сөйләштек. Шундый итеп сөйләштек, икенче сөйләшергә урын да калмады. Барысы да ачылды – теге чакта ачылмый калганнары да.
Ә бу болай булды.
Беркөнне разведка командиры минем янга килде дә әйтә: «Эш бар сезгә, солдат Корбанов», – ди. Күзгә карап тора бу. Минем иреннәрем яна башлаганчы шулай карап торды, сыный, янәсе.
– Сезнең үзегезгә генә, ну, аннары тагын бер кешегә, – дип өсти бу, бераз карап торганнан соң. Үзе эшнең нидә икәнлеген әйтми дә әйтми, күрәсең, хикмәтледер. Була бирсен, мин үзем дә эшнең хикмәтлерәк, куркынычрак булуын яратам.
Офицер, минем белән артык сайрашып торырга теләге юклыкны белдереп, шул ук вакытта мәче баласына майлы калҗа күрсәткәндәй:
– Сделаешь, крест в грудь и на побывку, – дип китеп барды.
Крест дигәнен башына капласын, шулай да авылга кайтырга дигәч, колак торды, әй.
Кыскасы: җәйге төнгә каршы без Госман белән икәү урман артындагы поляк авылында ята торган немец батальонына «кунакка» киттек. Бурыч ачык: фланглардан үтеп, батальонның артына төшү өчен юллар капшарга, батальон штабының кайда урнашканлыгын дөрес итеп белеп кайтырга.
Киттек. Госманны, «минем авылдаш» дип, үзем сайлап алдым. Төн бик әйбәт – кызлар белән егетләр сөйләшеп утыра торган төн. Шундый төннәрдә мин яшь чакны искә төшерәм, авыл урамнарында кычкырып җырлап йөрисем килә башлый. Ә бу төнне кычкырып җырлау түгел, кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Немецның колагы үзе белән.
Урманны чыгып җитәрәк, атларны эчкәрәк кертеп, карт бер имән төбенә бәйләп калдырдык. Авыл шунда, урман янында гына дип әйтерлек. Читтән караганда, ялтыр башлы костёлы белән бөтен нәрсәне сытып ята кебек күренә. Тик әллә нидә бер ишетелеп киткән ят тавышлар гына авылда җан ияләре барлыкны, авылның әле сытылып бетмәгәнлеген белдереп тора. Кайдадыр якында гына немец телендә берничә тапкыр команда тавышы яңгырады, ахрысы, часовойлар алмашынды булса кирәк.
Урманнан чыккан кечкенә чишмә, авылга җитәрәк инешкә кушылып, зур гына суга әйләнеп китә. Суның уң як ярлары куе таллар белән күмелгән. Шуларга ышыкланып, авылга якынайганнан-якыная барабыз. Авыл СКАЧАТЬ