Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Йөзек кашы / Перстень - Фатих Хусни страница 9

СКАЧАТЬ очланды. Минем пәке, бер чыккач, гармунны урталай яру белән генә калмаган, икенче бер егетнең яңагын да телеп төшергән. Ул икенче егет дигәнем староста малае икән. Аларга контор кешеләре, урядник килгән чак булган. Яңагы теленеп кайткан егет аларның берсенә дә ошамаган. Мин Ниса түтиләргә кайтып, бәрелгән-сугылган җирләрне юып маташканда, ишекне каты итеп кагып, урядник килеп керде:

      – Кайда ул кеше чәнчүче бандит? Мин аны төрмәдә черетермен.

      Урядникның акырынуы мине ике тиенлек тә куркытмый, тик менә төнне Вәсилә кочагында үткәрәм дип торганда, монда, таш кладовойда үткәрү генә ачуны китерә.

      Ә уйлап карасаң, минем ни гаебем бар? Сөям. Сөйдем, сөячәкмен. Вәсилә барыбер минеке булыр. Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсиләне кешегә бир- мәм.

      Шулай да таш кладовойда яту бигүк җайлы түгел икән. Пиджакны аска җәеп ятып карыйм, күзгә йокы керми. Төрмәгә эләгәм дип куркудан түгел, төкерәм мин аларның төрмәләренә. Бер башлагач, староста малаеның икенче яңагын да телеп төшерәсем калган икән. Ә шулай да әйбәт сугыштым. Гармунның теле – бер якта, бакасы икенче якта аунап, тапталып калды. Өчәүләп ташландылар, берсенә дә үпкәләрлек булмады.

      Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Төннең бер вакытында тәрәзәдән әкрен генә дәшкән тавыш ишетеп уянып киттем. Сызылып ай яктысы төшкән, итекләрем ялык-йолык итеп яталар. Дәртләнеп үк киттем. Тәрәзә янына бардым, пыяласы юк, бары тик тимер рәшәткәләр генә. Тәрәзә артында ниндидер бакча булса кирәк, агачлар күренә. Ә кеше-фәлән күренми.

      – Кем бар анда? – дип, ачу белән кычкырам.

      Тәрәзә артында моңсу гына тавыш, хатын-кыз тавышы:

      – Бу мин… Вәсилә. Син әкренрәк, Айдар. Югыйсә… сизүләре бар.

      Аптырап калам, – кичә өч егет берьюлы өстемә ташланганда, болай аптырамаган идем.

      – Син монда нишләп йөрисең, Вәсилә?

      Ул тәрәзә рәшәткәсенә якынрак килеп пышылдый:

      – Чыккач, Айдар, чыккач. Хәзер үк ишеккә бар, мин ачкыч алып килдем.

      Берничә минуттан без – Вәсилә белән икәү – бакчада, агачлар арасында идек инде. Монда кеше-кара ишетеп торуы бар, әйдә, читкәрәк китик, дип, ул мине, кулымнан җитәкләп, тау астына алып төшеп китте. Анда биек-биек өянкеләр үсеп утыралар, тын гына булып су ага, кайдандыр су тегермәненең салмак кына гөжләве ишетелеп тора. Без карт бер өянке төбенә килеп туктадык.

      Вәсилә әле һаман сизелерлек булып дерелди, сүзен башлый да әйтеп бетерә алмыйча бүленеп кала. Минем бурыч – барыннан да элек аны тынычландыру, тик сүз белән түгел. Җиңел гәүдәсен үземә табарак тартып алам, кысып кочаклыйм, аннары без икебез дә берьюлы нишләптер суга карап калабыз…

      – Кибетче Сирайныкыларга каберең якын булмасын… Бөтен түрәләрне сатып алган кешеләр… Шуның аркасында сугышка да бармыйча калды. Ә син кулыңны озайткансың.

      Вәсилә миңа үпкәли, ә үзе куркынган кош кебек бөрешеп калган – шулай да миңа караганда акыллырак кеше булып чыкты ул.

      Аннары ул ничек итеп ачкыч табуы турында СКАЧАТЬ