Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 17

СКАЧАТЬ Казан ханы дип атый. Мамукны Ибәк ханның йә улы, йә булмаса туганы дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, аның турыдан-туры Шәйбани токымы икәнлеге мәгълүм. Мамукның энесе Агалак исемле була, ә 1505 һәм 1508 елларда аның җияне (Мамукның улы түгелме икән?) Ак Курд солтан телгә алына. Аның улы Ак Дәүләт Себердән Русиягә хезмәткә килә. Монысының Шаһгали дигән улы булуы мәгълүм. Себернең атаклы соңгы ханы Күчем Ибәкнең оныгы һәм шул рәвешле Мамукның якын туганы була.

      Казан тәхете өчен бу хан уңышлы булып чыкмый. Үзенчәлекле Себер шартларында туып үскән солтан ифрат зур мәдәни мәркәз галәменә ияләшеп китә алмый һәм, мәмләкәтне идарә итү эшенә тотынуга ук, электән урнашкан тәртипләрне боза башлый. Ниндидер гадәттән тыш салым кертеп, сәүдәгәрләрне, игенчеләрне талый һәм үзе урнаштырган тәртипләрнең шыксыз авырлыгын тоярга мәҗбүр итә. Ул Шәрык фиркасе әһелләрен санга сукмый, алар белән каршылыкка керә, үзенә тәхет яулап бирешкән Коләхмәдне кулга алуга кадәр барып җитә. Яңа хөкүмәтнең эш-гамәлләрендә шәхси омтылышлар төп урынны алып торгандыр һәм хөкүмәт әгъзалары риялы максатларын алга сөргәннәрдер дип уйларга нигез бар. Чөнки хан белән килешә алмагач, Коләхмәд бәк үзенең бик нык ялгышканлыгын аңлый һәм, карашларын кискен үзгәртеп, руслар ягына авыша. Ул үзенең янына күп тарафдарлар туплый, мәмләкәттәге хәлләрнең торышын үз кулына ала. Тик шулай да Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге күпчелек өлеше үз карашларына тугрылыгын саклый әле.

      Әүвәлгесе кебек үк, яңа ханны да яратмыйлар. Элек чит ил килмешәкләре баскынчылыгыннан зарланган булсалар, инде хәзер, авыр салымнар күбәеп киткәнлектән, торган саен күбрәк даирәләрнең хөкүмәткә ачуы арта. Ниндидер сылтау белән Мамук хан Арча бәклегенә яуга кузгала, Арчада элек-электән Казан ханына буйсынган җирле бәкләр хакимлек иткән. Коләхмәд бәк һәм дә ханның бүтән дошманнары, ханны тәхетеннән чөеп, элеккечә руска бил баглаган сәясәтне торгызу өчен, бу вакыйгадан файдаланырга ниятлиләр. Яудан Казанга әйләнеп кайталар да ханны тәхетеннән төшерелгән дип игълан итәләр һәм шәһәрнең азамат ирләрен ярдәмгә чакыралар. Шәһәр шундук ныгытыла, кирмән капкалары бикләнә – хакимият шулай хан кулыннан китә. Тәхеттән мәхрүм ителгән Мамук хан Себергә юл тота. Аңар Шәрык фиркасенең Урак бәк җитәкчелегендәге өлеше дә иярә, ә казаннар чирүе шәһәргә әйләнеп кайта.

      Шәрык фиркасенең хакимиятне Гали хан заманындагы кебек кабаттан үз кулына алырга тырышуы шулай уңышсыз тәмамлана. Хәрби кампания уңышлы башкарыла, ә менә эчке идарә өлкәсендәге эшләр шактый хилафлы булып чыга: яңа хан урнаштырган тәртипләр казаннарга яхшырак тоеласы урында, русларның баскынчылыгыннан да яманрак булып күренә.

      Коләхмәд бәк аркасында рус партиясе тантанага ирешә, яңа хөкүмәт русларга таба йөз тотарга карар бирә. Бу инде Русия белән ике арадагы килешүләрне янәдән гамәлгә кую һәм Мәскәү хөкемдары тәкъдим иткән ханнарга разый булып яшәү дигән сүз. Яңа хөкүмәт башына Коләхмәд баса. Коләхмәд бәкнең Казан ханлыгында йогынтысы бик СКАЧАТЬ