Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 12

СКАЧАТЬ чик буе шәһәрләренә гаскәр җибәрә. Галичтан руслар Казан ханлыгына кергән чирмеш җирләренә һөҗүм итәләр, авылларын талыйлар, яндыралар, кешеләрен үтерәләр. Карамзин бу турыда болай яза: «Россияннар бөтен тирә-юньне тар-мар итте; кешеләрне һәм терлекләрне суйды; авылларны гына түгел, әсирлеккә ярамаган кешеләрне дә яндырды». Руслар Казанга ук барып җитми, хәер, биек диварлы башкаланы алырга аларның көче дә булмый.

      Чирмешләргә һөҗүм казаннарның Галич явына җавап рәвешендә оештырыла, һәм Карамзинның рус чирүе башлыгы турындагы сүзләре ирония булып яңгырый: «Сугышсыз гына бихисап кан коеп, ул җиңүче исеме белән илгә кайта».

      Казаннар әҗәтле булып калмый. Чик буендагы рус шәһәрләренә каршы гаскәр җибәрелә. Төньяк юнәлештә алар аеруча уңышлы хәрәкәт итә: Галич ягында Юга елгасына кадәр барып җитәләр, Кичменга кальгасын алалар, Кострома ягында ике олысны яулыйлар. Көньяк юнәлештә уңыш азрак була: Түбән Новгород ягында Хуҗамбирде бәк әсирлеккә алына, Муром ягында да казаннарның һөҗүмен руслар кире кага.

      Идел буенда әлеге сугышлар барганда, Хлыновтан хәрби отряд чыгып, Нократ буйлап Камага төшә һәм казаннарның тылында хәрәкәт итә башлый. Алар дәүләтнең эчендә сәүдә корабларын талыйлар. Казан хөкүмәте, Нократ ушкуйникларын тар-мар итәр өчен, төньякка гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Казаннар бу эшне уңышлы башкара – Нократ краеның башкаласы Хлынов яулап алына, һәм анда Казан калгае (наместник) билгеләнә. Русларның партизан отряды Кама буйлап өскә күтәрелә һәм Вычегда аша әйләнеч юл белән Устюг җиренә юнәлә.

      1469 елның язында рус хөкүмәте Казанга каршы беренче зур яу оештырырга ниятли. Алар татар башкаласын Идел буйлап өстән һәм астан кыскычка алырга уйлыйлар. Шул максат белән Устюгта һәм Түбән Новгородта ике гаскәр җыела. Устюг чирүе Молома, Нократ, Кама буйлап төшеп, Казанга астан һөҗүм итәргә тиеш була. Ә Түбән Новгород чирүе Идел буйлап югарыдан хәрәкәт итә, әмма бу ният гамәлгә ашмый. Рус чирүләре Казан янына аерым-аерым килә, һәм аларның һөҗүме кире кагыла. И. Д. Рун җитәкчелегендәге Түбән Новгород гаскәре Казанга 21 майда килеп җитә. Алар Казан бистәсендә янгын чыгаралар һәм, шуның белән чикләнеп, Иделнең өскерәк агымында урнашкан Коровнич атавына килеп урнашалар. Казаннар алар артыннан чирү җибәрә, ләкин ул дошманны тар-мар итә алмый. Руслар да, һөҗүмне яңартмыйча, Түбән Новгородка чигенә. Юлда аларга янә казаннар ябырыла. Устюг чирүенең кичегүе аркасында зур яуның нәтиҗәсе уңышсыз була. Ярослав кенәзләренең кул астындагы Устюг чирүе Молома Нократка кушылган су юлында шактый тоткарлана. Шул арада Казан хөкүмәте үзенең Хлыновтагы калгаеннан Устюг чирүенең хәрәкәте хакында хәбәр ала һәм каршы торырга әзерләнә. Устюг яугирләре Казанга якынлашкач, аларны Казан корабларыннан торган флотилия каршы ала һәм су өстендә сугыш була, бу – Казан ханлыгы тарихында сирәк күренеш. Рус елъязмачысы бу сугышны болай тасвирлый: «Иделдә устюжаннар һәм бөек кенәзнең боярлары яу чыкты; татарлар устюжаннарны һәм бояр оланнарын СКАЧАТЬ