Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 13

СКАЧАТЬ итеп, рус хөкүмәтенең сугыш максаты ачыклана: ул казаннарга әсир төшкән рус кешеләрен коткарырга тели. Казан коллар сату белән шөгыльләнә, аларны Сарай һәм Төркестан базарларына озаталар. Коллар базарында иң төп товар рус әсирләре, аеруча хатын-кызлар була, боларны хәрәм йортлары (гаремнар) өчен сатып алганнар. Казан ханлыгы яшәү дәверендә рус хөкүмәте христианнарны коллыкка сатуны туктатырга омтыла. Һәм ике дәүләт арасындагы беренче зур бәрелештә үк үзенең шушы таләбен җиткерә. Әмма коллыкка алу тукталмый, чөнки ул илнең икътисади тормышында зур әһәмияткә ия булган: алар алпавытлар хуҗалыгында түләүсез эшләгәннәр, шәһәр кешеләренең өйләрендә һәм сәүдә-сәнәгать кярханәләрендә хезмәтче булып торганнар. Әсирләрдән күбрәк кара эш эшләтсәләр дә, һөнәрчеләрнең бәһасе югары йөргән. Казан дәүләтенең сәүдә һәм сәнәгатькә корылган икътисады күпсанлы әсирләргә ихтыяҗ кичерә. Сәнәгатьне үстерү өчен татар халкы арасында ирекле эшче куллар җитми һәм икътисади тормыш өчен чит илдән яуланган тоткыннарның эшләве котылгысыз бер шартка әверелә. Рус хөкүмәте бу күренеш белән даими көрәшә, һәм ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрдә әлеге хәл үзен бик нык сиздерә.

      Казан белән руслар арасындагы солых сигез ел саклана. 1478 елның февралендә казаннар Хлыновка каршы сугыш хәрәкәте җәелдерә. Ә Иван III хөкүмәтенең нияте аны Мәскәү дәүләтенә кушу була, шуңа күрә Казанга каршы сугыш башларга сылтау табыла. С. М. Соловьёв билгеләп үткәнчә, «Иоанн Новгородны тәмам буйсындырып, коралын көнчыгышка юнәлдерергә җай чыккач кына, Казан солыхны боза»[43]. Чыннан да, сугышның нәкъ менә Новгородны җиңгәннән соң башлануында очраклылыкка ышануы кыен, шуңа күрә солыхны Казан ханы бозган дип түгел, ә үзенә җайлы вакытта сугышны рус хөкүмәте башлаган дип әйтү урынлырак булыр.

      1478 елның язында рус гаскәре Идел буйлап Казанга төшә, ләкин тиздән бернинди нәтиҗәсез кире борыла: «Көчле давыл һәм яңгыр һөҗүм итәргә комачаулый», – дип яза Соловьёв[44]. Билгеле, яу яхшы оештырылган булса, аңа бернинди давыл да, яңгыр да комачау итмәс иде. Көчле зилзилә, Иделдә хәрби көймәләрне аударып, русларны азык-төлектән мәхрүм иткән дип фаразларга мөмкин, ул очракта руслар Казанны камый алмыйча чигенгәннәрдер. Әлеге яу вакытында Нократ һәм Устюг ушкуйниклары Кама буйларында илбасарлык итә. Рус чыганакларында язылганча, хан янә бөек кенәз ихтыярындагы солыхка риза була[45], ләкин моңа С. М. Соловьёв болай өсти: «Әлеге ихтыяр тагын безгә билгесез булып кала»[46]. Уңышсыз яудан соң руслар үзләренә ниндидер аерата файдалы шартлар куйган дип уйларга нигез юк, билгеле. Шунысы гына мәгълүм: рус хөкүмәте өчен бу яу да бернинди нәтиҗәсез тәмамлана.

      Ибраһим хан 1479 елда үлә. Аның ике хатыныннан: Фатыйма ханәштән өч улы – Гали, Ходайкол һәм Мәлик Таһир, Нурсолтан ханәштән (мәрхүм Хәлил хатыныннан) ике улы – Мөхәммәд Әмин белән Габделлатыйф кала. Болардан башка аның тагын берничә кызы була. Шуларның мәшһүре – Гәүһәршад. Ибраһим үлгәч, тол калган хатыны Нурсолтан Кырым ханы Миңле Гәрәйгә кияүгә чыга һәм Бакчасарайга китә. Казан белән Кырым СКАЧАТЬ



<p>43</p>

История России. – С. 1418.

<p>44</p>

История России. – С. 1418.

<p>45</p>

* Олуг Мөхәммәднең шәҗәрәсе төгәл бирелмәгән, ул Туктамыш белән бер нәселдән булса да, Ичкиле Хәсән улы була. – Тәрҗ.

Русский Временник. – II. – С. 142.

<p>46</p>

История России. – С. 1418.