Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 19

СКАЧАТЬ кергән рус илчелеге Казан хөкүмәте белән яңа килешү төзи, түнтәрелеш казаннар белән Мәскәү хөкүмәтенең үзара ризалыгы нәтиҗәсендә ясала. Ләкин чит ил кешеләренең бу рәвешле дипломатик тыкшынуы, асылда, Казан кешеләренең милли хисләренә һәм бәйсез дәүләтчелек горурлыгына сизелерлек зыян китерә.

      1487 елда руслар Казан ханлыгының эчке эшләренә бик кискен, дорфа рәвештә тыкшынсалар һәм нәтиҗәдә шактый кеше җәзага тартылса, сөргенгә җибәрелсә, бу юлы инде кризис тыныч юл белән хәл ителә. Моны халыкара мөнәсәбәтләрдәге тәрәккыят – алга китеш дип әйтергә ярасын да ди. Ләкин барыбер дә чит ил кешеләренең хан тәхетенә хуҗа булып алуы унбиш елга сузылган рус баскынчылыгы дәвамында Казан халкының милли аңы ни дәрәҗәдә түбән төшүен бик ачык күрсәтә. Бу вакыт эчендә ике илнең чагыштырма хәле шактый үзгәрә. Алар болай бер-берсенә тиң дип саналсалар да, Русия тәмам ныгып, Литва һәм Кырым белән уңышлы ярыша торган һәм бөек мәмләкәтчел сәясәтен уздыра торган көчле дәүләткә әйләнеп өлгергән була инде. Ә Казан ханлыгының көч-дәрманы һаман шул көе кала килә; 1487, 1495 һәм 1496 еллардагы хан алыштырулар аңа бик начар тәэсир ясый: җәзалаулар һәм мөһаҗирлек илне халыкның иң егәрле өлешеннән мәхрүм итә һәм көчсезләндерә.

      Тәхетеннән төшерелгән Габделлатыйф сак астында Русиягә озатыла. Мәскәү хөкүмәте аны, Гали хан сыман ук, сөргенгә җибәрә. Ул тоткын хәлендә Белоозерога сөрелә. Үзен Русиянең ихлас дусты дип таныткан Мөхәммәд Әминне хан тәхетенә утырталар.

      1505–1507 еллардагы сугыш

      1495 елда яңадан Русиягә мөһаҗирлеккә киткәч, Мөхәммәд Әмин йомышлы хан буларак Кошира, Серпухов, Хотунь шәһәрләре белән идарә итә. Ул әлеге вазифасында рус яуларында катнашырга тиеш була һәм 1500 елда, Литва сугышы вакытында, үзенең югары дәрәҗәсенә күрә бөтен рус гаскәренең номиналь баш команданы итеп билгеләнә.

      1502 елда Казанга кайтканда, Мөхәммәд Әминнең яше утыздан узган була инде. Мөхәммәд Әмин беренче мәртәбә хакимлек иткән вакытының ачы тәҗрибәсен исендә бик яхшы тоткан.

      Руслар катнашлыгы белән хан алыштыру казаннар күңелендә әйбәт тәэсир калдырмавын уйлап һәм дә янәдән Казаннан куыласы килмичә, ул сәясәтен яңача корырга карар бирә. Ихластан Русия тарафдары булуына да карамастан, халыкның баш күтәрүеннән куркып, ул үзенең тәртибен үзгәртергә мәҗбүр була. 1502 елда һәммәсе дә рус йогынтысының көчәюен көтә, әмма чынбарлык ике хөкүмәтнең дә ялгышканлыгын күрсәтә. Мөхәммәд Әмин бу юлы аларның өметләрен акламый. Хан русларга каршы эш йөртергә карар итә. Аның акылы, хәйләкәрлеге һәм елгырлыгы үз ниятләрен озак вакыт яшереп тотарга һәм илдәге тәртипләрне үзгәртү эшенә җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирә. Ул корган хәйләне Коләхмәд кебек акыллы башлар да сизми кала, аның сугышка әзерләнеп ятуы Казанда яшәгән русларның хәтта башына да килми; Мәскәү хөкүмәте дә бернәрсә дә белми.

      Беренче эш итеп Мөхәммәд Әмин рус партиясенең җитәкчесе булган һәм Казан хөкүмәтенең башында торган Коләхмәдне юк итә… Коләхмәдкә ханның СКАЧАТЬ