Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 20

СКАЧАТЬ итү өчен килгән рус илчесе М. А. Кляпик та кулга алына. Талаш-суеш, тыелгысыз көчәеп, коточкыч колачын бөтен шәһәргә җәя. Хөкүмәтнең хуплавын тойган һәм дин әһелләренең кайнар вәгазьләрен, фанатик өндәмәләрен тыңлап ярсыган кара халык кяферләрне кыйный, талый, үтерә. Казан ханлыгында булган русларның барчасы да коллыкка төшә (моңа кадәр озак вакыт тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, алар ханлыкта бик күп була). Колларга булган ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелеп, бик күп руслар Шәрык базарларында кол итеп сатып җибәрелә…

      «Казан елъязмачысы» н төзүче әлеге вакыйгаларны мавыктыргыч роман сыман тасвирлый. Сугыш башлауның сәбәпчесе итеп ул Гали ханның Мөхәммәд Әмингә кияүгә чыккан тол хатынын атый, шул рәвешле, тарихи фактларны сөйләгәндә, үзенчәлекле «cherchez la femme» не кертеп җибәрә. Автор фикеренчә, Вологдадагы тоткынлыктан кайткан ханәш хан сараенда русларга һәм Русиягә каршы кайнар нәфрәт уята. «Мөхәммәд Әмин ханга исә туганының хатыны бик кадерле иде. Һәм ул хатын, ут сыман, коры утынга капты, корт кебек татлы агачны кимерде һәм, ханның аксөякләре өйрәткәнчә, мәкерле елан кебек, ире муенына уралып көн дә, төн дә колагына пышылдады, бөек кенәздән баш тартырга өндәде: «Казан патшасына аңа кол булу килешми, Казанда яшәүче русларны кырсаң һәм тамырларын корытсаң, бөтен җирләргә һәм бөтен патшалар арасында даның таралыр һәм син бөтен патшалыгыңны азат итәрсең. Шулай итсәң, озак еллар Казанда патша булырсың; шулай итмәсәң, тиздән хурлыклы рәвештә тәхеттән ваз кичәрсең; абыең кебек син дә тоткынлыкта гомереңне төгәлләрсең». Яңгыр тамчысы каты ташны үтәли тишкән кебек, хатын-кыз үгете дә күп акыллы ирләрне юлдан яздыра. Күпме генә карышмасын, патшаны явыз хатын үз ягына аударды, һәм, аның мәкерле киңәшен тыңлап, акылсыз сүзләренә колак салып, кабахәт патша атасы урынына калган бөек Мәскәү кенәзенә хыянәт итте, Казандагы һәм бөтен олысларындагы русларны хатыннары, балалары белән кырды»[57]. Әлеге вакыйганы Вифлеемда Иродның сабыйларны кыруы белән чагыштырып, «Казан елъязмачысы» авторы аның нәтиҗәсен бик җете төсләр белән тасвирлый: «Һәм патша бөтен кыйммәтле товарларны, хисапсыз байлыкны үзенә алды, рус сәүдәгәрләреннән таланган рус алтыны һәм көмеше белән түшәмгә кадәр бөтен пулатын тутырды, затлы алтын-көмеш савыт-сабаларны үзләштерде, патшага хас кыйммәтле киемнәргә тиенде. Хисапсыз күп сандагы казаннар бик күп нәрсәне талап баеды, шуннан бирле алар сарык тиресеннән тегелгән бетле тун киеп йөрмичә, затлы, алтын җепләр белән тегелгән киемнәрдә хатыннары каршында кукраялар, гүяки алар төрле төсләрдә балкыган болын чәчәкләре»[58]. Хикәят сабыйларча җентекләүләр белән тулы: мәсәлән, янәсе, патша моңарчы ризыкны «ялгаштан ашаган эт кебек, казаннан һәм тупас савытлардан бармаклары белән ашаган» – биредә рус язучысы хан сараенда Идел буена гарәп-фарсы мәдәнияте белән килгән купшы сарай этикеты турында да бөтенләй оныта. Шулай да талаулар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры киләдер: Казан хөкүмәте алтын-көмешне бик җиңел конфискацияләргә мөмкин, ә СКАЧАТЬ



<p>57</p>

ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 22–23.

<p>58</p>

ПСРЛ. – Т. ХIХ. – С. 23–24.