Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 14

СКАЧАТЬ хөкүмәте сугышны 1482 елда башларга җыена: Түбән Новгородка чит ил инженерлары белән бергә туплар җибәрелә, аларның башында атаклы Аристотель Фиораванти тора; гаскәр Владимир шәһәренә туплана, яуга Иван III үзе дә барырга әзерләнә. Тик сугыш булмыйча кала – Казан хөкүмәте тынычлыкны саклау турында сөйләшүләр башлап җибәрә[47].

      1482–1487 еллардагы вакыйгалар турында рус елъязмалары бернәрсә дә сөйләмиләр, ләкин бу бушлык разряд кенәгәләрендә теркәлгән мәгълүматлар белән тулыландырыла ала.

      Бу чыганак Карамзин тарафыннан өлешчә файдаланыла. Ул Бекетовның разряд кенәгәсенә таяна[48], ә Соловьёв исә Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү архивында сакланган разряд кенәгәсеннән өзек күчерә[49]. Ләкин әлеге чыганакның бәһасен иң беренче булып аңлаган кеше – Вельяминов-Зернов. Аның карамагында Башмаковның тагын бер разряд кенәгәсе була. Вельяминов-Зернов яза: «Әгәр дә Илһам (ягъни Гали хан) дәверендәге Казан турында кул астыбызда безгә мәгълүм елъязмалардан хәбәрләр һәм Герберштейн язмасы гына булса, без әлеге дәвер Казан ханлыгы тарихының иң караңгы өлешен тәшкил итә дип кыю рәвештә әйтә алыр идек. Ләкин моңа кадәр тиешле игътибарга алынмаган тагын бер чыганак бар әле. Мин разряд кенәгәләрен күздә тотам. Башмаковның разряд кенәгәсендәге мәгълүмат 1484 һәм 1487 еллар арасындагы өзеклекне яхшы ук тулыландыра[50].

      Бу елларда рус хөкүмәте Казан ханлыгының эчке эшләренә туктаусыз тыкшына һәм, икътисади максатлары үзгәрүгә тәңгәл рәвештә, әле бер, әле икенче фиркагә хәрби ярдәм күрсәтә. 1484 елда Казанда, Мәскәү гаскәре булышлыгына таянып, рус партиясе өстенлеккә ирешә; Гали хан тәхеттән төшерелә, һәм хан итеп Мөхәммәд Әмин игълан ителә. Ләкин уналты яшьлек хан исеменнән эш йөртүче яңа хөкүмәт булдыксыз булып чыга. Шәрык фиркасе янәдән рухланып китә, һәм хәтта рус хөкүмәте дә аны якларга кирәк таба: нәүбәттәге 1485 елда ук Мәскәү дәүләте Казанның элеккеге хөкүмәтен кайтарырга карар бирә һәм шул максат белән гаскәрен җибәрә. Мөхәммәд Әмин Казаннан китәргә мәжбүр була, тәхеткә тагын Гали хан килә. Шуннан соңгы 1486 ел турында рус елъязмалары бик каршылыклы мәгълүмат бирәләр – аларда ханнарның исемнәре буталган. Казанда 80 нче елларның уртасы ватандашлар сугышы белән узуы аермачык. Бу сугышларга рус гаскәрләре дә катнаша. Рус хөкүмәте, вазгыятьне үзенә файдалы якка үзгәртергә омтылып, Казанга еш кына гаскәрләрен

      җибәрә. Фиркаләр көрәшендә әле бер тараф, әле икенчесе өскә чыга, рус чыганакларында аның кайбер вакыйгалары гына телгә алынган. 1486 елда Казандагы рус партиясе үзенең дошманнарын һәм Шәрык фиркасенең тәхет дәгъва итүчесен Мәскәүгә сөрмәкче була, ләкин Шәрык фиркасе каты каршылык күрсәтә һәм хәтта хөкүмәтне бәреп төшерә яза; Казан хөкүмәте, «саклану өчен» дип, рус гаскәрен чакыра һәм хакимиятен шуның булышлыгы белән генә ныгытуга ирешә.

      1487 елның язында Казанга русларның икенче зур явы килә. Гали ханның дошман чирүен тоткарларга тырышуы уңышсыз тәмамлана – 18 майда руслар СКАЧАТЬ



<p>47</p>

ПСРЛ. – Т. VI. – С. 234.

<p>48</p>

История государства Российского. – Т. VI. – Прим. 269.

<p>49</p>

История России. – Т. V. – Прим. 99.

<p>50</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 170, 173.