Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 9

СКАЧАТЬ боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы.

      Олуг Мөхәммәднең варислары. 1467–1469 еллардагы сугыш

      Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та тормый үлә. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб исемле өч улы була. 1445 елда Мәхмүд һәм Якуб солтаннар русларга каршы яуда катнашалар, 1446 елда Касыйм белән Якуб, Василий Тёмныйны яклап, Русия гаскәренә ярдәм итәләр. Ука (Ока) елгасы янындагы Мещерский городокның удельный кенәзе булып Касыйм Русиядә кала. Якуб елъязмаларда Вагага һәм Кокшеньгага каршы 1452 елгы рус явында катнашучы сыйфатында телгә алына[24].

      Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра… Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләргә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр[25].

      Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.

      «Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мәмәтүк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки, СКАЧАТЬ



<p>24</p>

ПСРЛ. – Т. VI. – С. 179–180; Т. VIII. – С. 125.

<p>25</p>

ПСРЛ. – Т. V. – С. 267.

<p>26</p>

Вельяминов-Зернов В. В. – С. 11.