Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 8

СКАЧАТЬ өчен бирде?»[17] дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…

Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны, кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»[18]. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангел елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата[19]. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов[20].

Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.

Архангел елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.

Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»[21] дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»[22]. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына СКАЧАТЬ

17

Соловьёв С. М. – С. 1066, 1068.

18

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 8–9.

19

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 7

20

Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 9.

21

Вельяминов-Зернов В. В. – С. 10.

22

ПСРЛ. – Т. VI. – С. 170.