Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 41

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ «Ялкын») журналының 1937 елгы алтынчы санында бер хәбәр-мәкалә укыдым. Шуны тулысынча китерәм. Аны, имзасыннан күренүенчә, булачак композитор Аллаһияр Вәлиуллин язган. Авторның исеме кыскартылуга гаҗәпләнмик, безнең Саба ягында исем кыскарту гадәте бар инде һәм моның өчен үпкәләшү-ачуланышу юк. Аллаһияр да Байлар Сабасы кешеләре өчен Аллый иде.

      «Тимерче малае»

      Халик Садриның «Тимерче малае» дигән әсәре художество, тел чаралары бирелеше ягыннан шактый йомшак тора. Әсәрдә кытыршы җөмләләр тулып яталар. Менә бер мисал: «…авылны дер селкетеп, каравыл-каравыл… үтерәләр, үтерәләр». Моны ничек аңларга? Берәү каравыл кычкырганда ничек итеп авыл дер килсен, селкенсен инде. Күрәсез, сүзләр үз урыннарында кулланылмаганнар.

      Әсәрнең герое Тәкиулла кайбер урыннарда кирәгеннән артык күпертелеп бирелә. Ул вагон өстеннән егылып төшә. Ләкин бер җире дә имгәнми, бер җире дә авыртмый. Герой гади кеше бит инде ул, тимер түгел.

      Аллый Вәлиуллин

      Саба урта мәктәбе

      Ватан сугышыннан соңгы унъеллык гомерендә Халик Садри, нигездә, нибарысы егерме бит чамасы «Йөзмә госпитальдә» исемле хикәя-очерк яза. Мемуар әдәбиятка якын «Ил батырлары», «Безнең таң» исемле әсәрләре илленче еллар башында ук кабат эшкәртелүне таләп итә. Шулай да аларда туп-турыдан әйтеп бирүләр барыбер бетмәгән икән.

      Укучы ара-тирә хәтта сокланып кабул итәрлек тасвир-картиналар очраган «Безнең таң», – минемчә, авторның арада әйбәт әсәре – менә ничек тәмамлана (һич тә үзгәртелмичә китерелә):

      «…бу листокның башына эре хәрефләр белән:

      – Бөтен Власть Советларга күчте! – дип язылган иде. Ул листокны укып зур урамга таба борылганда, шәһәр мәйданында уйналган «Интернационал» тавышы тирә-якны яңгыратып җибәрде.

      Шулай итеп, без җиңдек. Большевиклар партиясе җитәкчелеге астында үзебезнең таңны сугышып алдык. Ләкин тынычлык тиз генә урнашмады. Буржуазия властьны үз кулыннан ычкындыруга риза булып калырга теләмәде. Алда революцияне саклау бурычы – чиксез катлаулы, чиксез каты көрәшләр тора иде әле.

      1937–1954».

      «…тавышы яңгыратып җибәрде», «каты көрәшләр» кебек тезмәләрне читкә куеп торсак та, авторның әдәби әсәр язуын истән чыгармаска тиешбез. Хәтта тарих китабында да югарыда китерелгән өзектәге фикерләрнең дәлилләнүе мәҗбүри ләбаса! Ә әдәби әсәрдә фикернең тасвирда-сурәттә чагылуына ирешергә кирәк ич, Писатель агайлар!

* * *

      «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә әдәби бүлекне алып барганда, Бари абый Рәхмәт минем янга еш кына керә иде, шигырьләр китерә иде. Ул чакта «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы чыкмый иде әле, шуңа күрә балалар өчен шигырьләрен яшьләр газетасына бирүе аңлашыла, ә «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында аның әсәрләрен генә бастырып бармаслар бит инде. Хәтта редакция хезмәткәрләре шулай эшләргә теләсәләр дә, Бари абый Рәхмәт моңа бармаячак иде, тыйнаклык дигәнебез СКАЧАТЬ