Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 37

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ ил әдәбиятын укыткан кеше. Ә югары уку йортында мондый фәнне алып бару өчен, белемең-гыйлемең ташып тору кирәк ләбаса!

      Әйе, аның сөйләве әдәби әсәр кебек тасвирлы иде, шагыйрьнең иҗаты зурлыгын һәм үзенчәлеген студентларга тәфсилле нигезләде ул. Такташ турындагы бу лекция-хикәяләре Хатип абыйның әдәби иҗатының дәвамы булды, минемчә. Аның сугышка чаклы ук хикәяләре аерым китаплар булып чыгуын да онытмыйк.

      Әйе, Һади Такташ иҗаты турында соңгы елларда тискәре фикерләр дә ишетелгәләде. Әмма ни генә әйтсәң дә, Такташ Такташ инде ул. Аның олы шагыйрь булуын Хатип абыйның безгә укыган лекцияләре, әлбәттә, раслады. Безгә биргән дәресләре нигезендә ул «Такташ поэзиясе» исемендәге китап та чыгарды. Монда инде, лекцияләреннән аермалы буларак, фәннилек өстенлек итә. Шигъриятне өйрәнүгә Хатип абый, гомумән, күп көч салды. Моңа «Татар шигыре» һәм «Шигырь төзелеше» исемле китапларын мисал итү дә җитәдер. Шулай да ул төзеп бастырган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән уку-укыту әсбабын өстик.

      Шигъри иҗатның борынгылыгын, иҗади серләрен-алымнарын ачу дәрәҗәсенә ирешүдә бу хезмәтләргә тиңнәре сирәктер. Сүз җаеннан әйтик, әлеге мәсьәләне ныклап-җентекләп өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр соңгы елларда да ишәймәде, мин белгәне – шагыйрь һәм галим Нурмөхәммәт Хисамов кына кебек. Ялгышсам, үз ялгышыма сөенермен һәм андый хезмәтләрне табып укырга тырышырмын.

      Хатип абый Госман коммунистик яшәешкә ихластан ышана иде. Бу аның педагоглык эшендә анык сизелеп торды, хәтта күперенке үк чагылды. Кире каккысыз болар. Әмма шәкертләрен коммунистик идеалларга бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә Хатип абый Госманны гына гаепләү, хәтта гаепләргә тырышу һич тә дөрес булмас. Казына китсәң, идеологиянең яшәешнең һәр өлкәсендә тоташтан, бердәй булуыннан эзләргә кирәктер сәбәпләрне. Миңа калса, Хатип абыйның коммунистик идеалларга шиксез ышануы, гомерен һәм белемен шушы максатларга ирешергә багышлавы аның илебезне макталуга, һәр тарафта лаеклы итәргә тырышуыннан килә иде. Югарыда исемләнгән хезмәтләре коммунизмга мәдхия җырлау түгел, ә халкыбызга хезмәт итү үрнәге, халыкның мәдәнияте олылыгын күрсәтү аша татарның көчен, сәләтен, ниһаять, бөеклеген башкаларга җиткерү ләбаса.

      …Хатип абый минем диплом эшемнең җитәкчесе булды. Бу исә мәгълүм дәрәҗәдә иҗади аралашу иде. Таләпчән, ара-тирә үтә дә күп эш бирә, куйган бурычының вакытында һәм төгәл үтәлүен хәтта вакланыбрак та таләп итә иде ул. Мондый сыйфаты өчен дә төртмә сүз әйтә алмыйм мин аның турында. Һич тә.

      Шулай да диплом эшенең ничек барышы турында минем «доклад» ымнан соң, кайбер очракта, тәфсилләп сорашмыйча:

      – Ярар. Дәвам ит, – дип кенә әйткәли иде.

      Ә татар әдәбиятыннан дәүләт имтиханында Хатип абый мине бер сорауда сәгать чамасы «тинтерәтте». Афзал абый Шамовның «Рәүфә» повесте буенча иде бу сорау. Хатип абыйга университетта соңгы имтихан тапшыруым иде. Әлбәттә, дәүләт комиссиясенең башка әгъзалары да шунда утырды, тик алар миңа СКАЧАТЬ