Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 38

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ иҗат итүдә таләпчән боеруы аның студентларына һәм аспирантларына ошый иде. Хәер, мөхтәрәм мөгаллимнең мондый кырыслыгын, укуда һәм хезмәттә тырышлык таләп итүен, фәндә эленке-салынкы фикерләүнең аеруча ярамавын даим искәртеп торуын ошатмаучылар да булгандыр, бәлки. Әмма аның шәкертләре арасыннан соңыннан күренекле галим-академиклар, язучылар, журналистлар һәм укытучылар чыгуы (һәм мондый шәхесләрнең күп булуы!) Хатип абый Госманның иҗади фикерләве һәм шәкертләрен дә шуңа өйрәтә белүе нәтиҗәсе икәнлеге бәхәссез. Димәк, төрле иҗатның ифрат (Хатип абый бу сүзне еш куллана иде) катлаулы, авыр (хәтта читен) икәнлеген, кечкенә генә уңышның да сөенеч булып әверелүен аңлата алды ул.

      Әйе, фикеренә ышандыра ала иде Хатип абый, иш-иптәш сайлауда да шушы көченә таянган булыр ул. Ләбибә апа Ихсанова автобиографик әсәрендә Хатип абый белән Шәрәф абый Мөдәрриснең дуслыкта тугрылыклары турында искәртә. Алар – фронтташлар, бергәләп фронт газетасы чыгарган дуслар. Ә Шәрәф абый кайчакта үз сүзен бирмәс дәрәҗәдә бик кырыс холыклы була иде. Алар уртак тел таба алганнар икән, бу хәл беренче чиратта икесенең дә үз мәсләкләренә тугрылык көче булыр.

      Хатип абыйның дәрес-сабак бирүдә кыскалыкны алга куюына тагын бер мисал.

      Татар газета-журналларында озак еллар буена очерклары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнашучы Рәфыйк Шәрәфиев сөйләде бу хатирәне.

      «…Без, читтән торып укучылар, җәйге сессиягә килдек. Хатип абый консультация уздыра, имтиханнарга әзерләнгәндә, нинди сорауларга аеруча игътибар итәргә, нинди китаплар укырга кирәклеген әйтә. Монысын искәртмәсәм дә беләләрдер дип уйладымы, әллә онытып калдырдымы, бер китапны атамады. Бер ханым, алдындагы шул китапны күтәреп:

      – Абый, бу китап кирәкми инде, алайса, – дип бүлдерде әдәбият кафедрасы бүлеге мөдирен, ягъни безнең бүлектәге иң олы дәрәҗәле укытучыны.

      Аудиториядә көтелмәгән тынлык урнашты, теге ханымның кулы күтәрелгәнчә калды бугай. Барыбыз да, Хатип абыйның халәтеннән авызларыбызны йомып, колакларыбызны торгызып дигәндәй, профессорыбызның сүзен көтәбез. Ә Хатип абыйның йөзе бер күгәрә дә бер агара, иреннәре дерелди, күзләре тоныкланган, безне күрми дә кебек.

      Ярты сәгатьләп вакыт узгандыр, ниһаять, Хатип абый:

      – Китап турында андый сүз әйтергә базмас идем мин… – диде…»

      Рәфыйк сөйләгән шушы вакыйгадан мин – Хатип абыйның китапка, гомумән, әдәбиятка мөнәсәбәтен бераз белүче һәм аның гыйлем байлыгына сокланучы элекке студенты – мондый нәтиҗә ясадым:

      – Шушы кыска гыйбарәне-тәгъбирне иҗат итү өчен, Хатип абый Госман ярты сәгатьтән артык вакытта гына да гыйлеме хәзинәсен тирләп-пешеп актарырга-барларга өлгергән булыр!

      Әдәбият галиме һәм шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов Хатип абый Госман турында, аңа төрле тарафтан нигезле-ышандыргыч бәя биреп, үзара мөнәсәбәтләренең төрле хәлләрен дә искәртеп, «Мөбарәк тәсбихнең бер буыны» исемле мәкалә бастырды (Казан утлары. – 1999).

      «…Хатип ага күпкырлы, киң колачлы талант иде, – дип СКАЧАТЬ