Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 42

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ илдә барган үзгәрешләр турында язып, киләчәк буыннарны илебез тарихы белән таныштыра, балаларны илгә игелекле булып үсәргә өнди. Боларны шагыйрь шәрран ярып кушып-боерып түгел, ә сурәтләп-тасвирлап аңлата. Әйтик, бала йортны һәм дә өй эчен бәйрәмчә бизәүне күрә. Начармы бу? Һич тә. Баланың күңеленә кечкенәдән үк матурлык салына икән, ул инде игелекле булып үсәчәк, киләсе буыннарны тәрбияләүне бурычы итеп санаячак.

      Әйе, шигырьләрендә дидактика сизелә. Соң, балалар әдәбияты, аеруча кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрдә монысы табигый-гадәти ич, чөнки бу чакта, ягъни балалар образлы фикерләүгә күчкәндә, дидактик алым кулланмыйча мөмкин түгел. Бари Рәхмәт, әйе, турыдан бәреп әйтми, ә яхшы белән начарны, баланың игътибарын яхшыга юнәлтеп, тасвирлап күрсәтә.

      Бари абый, очрашуларда шигырьләрен укыганда, үзе дә балага әйләнә шикелле иде. Ул сәхнәгә беренче чыккан бала кебек берара каушаган кыяфәттә тора, күзләре әлҗе-мөлҗе килеп ала, иреннәре дерелди. Шуннан соң гына, шигыренең башы исенә төшкән кебек итеп, җәһәт үк, әмма сүзләрне анык әйтеп сөйләргә керешә, башы күтәренке, күзләре уйный, ә куллары хәрәкәтсез. Сөйләп бетергәч, сөенеп елмая, күрдегезме инде – мин сезнең ишегез, дигәнне аңлата аның шул ихластан елмаюы. Балаларча беркатлы, киң күңелле кеше булып истә калды Бари абый Рәхмәт.

      Аның белән минем арада булган кечкенә вакыйга, әмма шушы бәләкәй гамәле дә шагыйрьнең кешелеклеген расларга булышадыр.

      Ул Матбугат йортының Язучылар берлеге идарәсе бүлмәсе каршындарак басып тора. Кемнедер көтә йә түрәләр янына керергә базмый, димәк. Яныннан исәнләшеп уздым, кирегә ашыгып уздым, тагын кызуланып аргы башка барам.

      – Энем, ни булды сиңа? – дип эндәште ул. – Болай кабаланганыңны күргәнем юк иде, ул-бу булмагандыр ич?

      – Әй-й Бари абый, көзге-язгы пәлтәгә дип акча җыйган идем дә беразын дус-ишләргә биреп тордым. Хәзер пәлтәгә җитми, пәлтәне калдырткан идем. Студент чак киемнәрен алыштырасы идем…

      – Нигә миңа әйтмисең соң?!

      – Сезгә?..

      – Күпме кирәк? Хәзер табабыз акчаны! Әле, бик беләсең килсә, акча безне үзе эзлидер…

      Һәм ул Матбугат йортының беренче катындагы саклык кассасыннан миңа кирәк кадәр акча алып бирде.

      Бурычымны түләгәндә:

      – Кирәге булса, соңрак кайтарсаң да ярый, – диде.

      Рәхмәт аңарга, ярдәмнең вакытында кылынуы бәһале. Ышана иде ул кешеләргә. Үзен кече, башкаларны зур итеп санау гадәте дә бар иде, үзен шулай тотуы аның дәрәҗәсен төшерми, аңа ихтирам-хөрмәт арта гына иде.

      1897 елда хәзерге Казахстанның Гурьев өязендә туган Бари Рәхмәт Гражданнар сугышында, Ватан сугышында катнаша, соңгысында яралана. Ул төзелештә гади эшче булып эшли, соңрак бухгалтер була. Балалар өчен күп кенә китаплар чыгара, мондый китаплары вафатыннан соң да шактый басыла. «Курчак батыр» әкиятенең рәсемле икенче басмасы (1984) утыз мең данәдә СКАЧАТЬ