Кочасы иде дөньяны…. Магсум Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кочасы иде дөньяны… - Магсум Хузин страница 36

Название: Кочасы иде дөньяны…

Автор: Магсум Хузин

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02494-5

isbn:

СКАЧАТЬ аска карап, тын утырды. Ниһаять, аның, кем әйтмешли, мужикларчарак йөзен көчле ихтыярда тасвирлаучы елмаюы бизәде.

      – Ә беләсеңме, – диде ул, – син әйткән ике китапның үз язмышлары бар бит.

      – ?..

      – Әйе, әйе, һәр китапның үз тормышы-язмышы була, боларның исә, ничек диим икән, туулары иң киме моңсурак. Сайланма әсәрләрне томнар итеп чыгармакчы булдым. Ике генә том итеп. Артыгын барыбер бирмәсләр, дип уйладым. Ахыр чиктә ике том итәргә дә юл куймадылар. Югыйсә бу чакта бүтән язучыларның томнары чыккалаган иде инде. Ике китабым да «Сайланма әсәрләр» дип саналды саналуын, ләкин аларда беренчесе һәм икенчесе булулары күрсәтелмәде, ягъни томнар түгел. Менә шулай… – Һәм ул, миңа исемем белән эндәшкәч: – Кая инде Салих Батталга да томнар!.. – дип бетерде.

      Аның 1972 елда язылган «Баштан үткәннәр» исемле әсәрен мин аеруча бирелеп укыдым. Бу повестьның әдипнең кызыклы-катлаулы, моңсу тормышы хакында булуы өчен генә түгел, әсәрнең теле әдәби чарланган булуына да иде минем соклануым. Шулай Салих абыйның чәчмә әсәрләре теле һәм стиле аерым өйрәнүгә лаеклы. Әмма болар фәнни тикшерелмәгән, баксаң, бу турыда студентлардан диплом эше дә яздырылмагандыр, бәлки. Гомумән, Салих Баттал кебекләр буыны язучыларыннан осталыкка (һәм телне дә чарларга!) өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк әле.

      Шушы повесте турында тәфсилләбрәк әйткәч, аны ни өчен мактавымны нигезләгәч, Салих абый:

      – Син минем әсәрләрне җентекләп укыйсың икән бит, – дигән иде, сөенүе ихластан елмаюында чагыла иде. – Рәхмәт…

      Әңгәмәләрдә аның элегрәк язылган әсәрләренә без әйләнеп кайтмадык, без аларны белмәдек. Күрәсең, юк, алай түгел, ә төп-төгәле – монда гаеп тулысынча миндә. Мактануны җене сөймәгән Салих абый әсәрләрен аңлатып сүз башламас иде бит инде, ә минем күңеле һәм холкы кырысландырылган әдипне һич югы ара-тирә сөендергәләргә күңелем киңлеге җитмәгән булыр.

      Шулай да бу мәсьәләдә үземне аклау җәһәтеннән бер дәлилем бар: иш-иптәш арасында мин Салих абый Батталның чәчмә әсәрләрен мактадым, «Сайланма әсәрләр. Проза» китабын күп кешеләргә укырга биреп тә тордым. Һәм соңгысында китапны миңа кемдер кайтармады, монысы минем китап югалтуларымның күптин-күп очрагының берсе булды. Хәер, ялгышамдыр: миннән китап алып торган кеше аны бүтән берәүгә биргәндер, анысы – башкага, тагын шулай… һәм китап һаман да укыладыр. Салих абый үзе дә бердәнбер данә китабын миңа бөтенләйгә бирергә әзер иде бит…

      Бу язмамда мин Салих абый Батталның кыен тормыш юлын һәм олы иҗатын укучы күз алдына тулы китереп бастыра алмавымны беләм. Дөрес, үз алдыма мондый зур бурычны куймаган да идем. Шулай да ахырда аның турында кыскача рәсми мәгълүматлар туплауны тиеш таптым. Менә аның турындагы кайбер сорауларга җаваплар.

      Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов) Татарстанның хәзерге Алексеевский районындагы Зур Тигәнәле авылында 1905 елның 5 августында туган. 1995 елда Казанда вафат. Беренче шигыре «Эшче» газетасында 1924 елда басыла. Шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче. 1934 елдан СКАЧАТЬ