Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке). Индус Тагиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке) - Индус Тагиров страница 2

СКАЧАТЬ укыды. Аңа карата студентлар арасында да, укытучылар арасында да хөрмәт гаять зур, ул коридордан үткәндә сөйләшеп торган студентлар, тынып калып, деканны уздырып җибәргәннәре әле дә хәтердә. Безнең буын студентлары өчен «аlmа-mater» нәкъ менә 16 ел буе тарих факультетын җитәкләгән СССР тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров бу китапта аталган хезмәттәшләре исемнәре белән гәүдәләнә.

      Авторның хатирәләрендә гуманитар өлкәдә хезмәт куйган һәм инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның исемнәре атала: Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Иван Ионенко, Сөләйман Даишев, Нәзифә Мәҗитова, Асия Ханина, Евгений Бусыгин һ. б. Истәлекләрдә Совет чоры иҗтимагый тормышы да чагылыш тапкан. Автор хезмәттәшләре Рәмзи Вәлиев, Риф Хәйретдинов, Сәлам Алишев, Миркасыйм Госманов, Әнвәр Шәрипов, Җәмит Рәхимов һ. б. турында җылы истәлекләре белән уртаклаша. Тарихи роман-повестьлар иҗат иткән Нурихан Фәттах, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Хәйдәр Бигичев, Фән Вәлиәхмәтов, Садри Максудиның кызы Гөлнар Пултар, тәрҗемәче Михаил Аверьянов һ. б. хакында язмалар, алар белән аралашулар, авторның күзәтүләре бу шәхесләрне яңа яктан ача.

      Йомгак ясап әйткәндә, яңа китабында Индус Ризакъ улы Евразиядәге меңьеллык сәяси барышта татар язмышын барлый, халкыбызның шанлы һәм гыйбрәтле тарихы, үткәне һәм бүгенгесе мисалында сынаулар алдында югалып калмаска, милли горурлык хисен һәм күңел хөрлеген саклап яшәргә кирәклекне искәртә. Китапта урын алган фикерләр Ил агасы уйланулары кебек кабул ителә.

      Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы

      Автордан

      (сүз башы)

      Хөрмәтле укучыларым!

      Тарихыбыз бөек һәм һәркемне сокландырырлык. Бабаларыбыз ничәмә-ничә мең еллар дәверендә дистәләгән дәүләтләр барлыкка китергән, Җир шарының төрле урыннарында үз эзләрен калдырганнар. Башкалар өчен дәүләт төзү өлгеләрен булдырганнар.

      Татар эзләре бүгенге Кытай чикләреннән, Алтай киңлекләреннән башлап Идел-Урал җирлегендә ярылып ята. Алай гына да түгел, Европа чигенә кадәр барып җитә. Әлеге эзләр географик атамаларда, елга вә диңгезләрдә, шәһәр һәм авыл исемнәрендә сакланалар. «Гасырлар кичте китте… кичте еллар… Килеп кичте җиһандан канча илләр», «исә җилләр, күчә комлар, бетә эз» дип язган Дәрдемәнд. Әйе, татар барлыкка китергән шанлы дәүләтләрнең берсе дә юк инде. Тик татар эзе генә бетмәгән, һәммә җирдә аның тамгасы калган.

      Тәкъдим ителгән бу җыентыкта татарны барлыкка китергән төрки тамырларга, аларның үзара мөнәсәбәтләренә багышланган мәкаләләр дә бар. Тарихыбызның бөеклек чорына да, коллык чоңгылына төшкән фаҗигале елларына да урын бирелгән. Татар холкы, аның ныклыгы халкыбызның теләсә нинди авырлыкларны лаеклы рәвештә үткәрә алуында тулы чагылыш тапкан. Чөнки аның канына дәүләтчелек, мөстәкыйльлек рухы сеңгән. Алар аның тарихи хәтерен һәрвакыт яңартып, аңа яшәү көче өсти торганнар.

      Халкыбызның СКАЧАТЬ