Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 9

СКАЧАТЬ каршы алды. Революциягә тиклем үзенең зурлыгы, басуларының уңдырышлылыгы белән адәмнең күзен кыздырып яткан бу алпавыт җире хәзер Шәһәрбану белән Гөлбану кебек ятимнәрнең борын төртер җиренә – Тирәкле авылының Себеренә әйләнгән.

      Әнә чүп-чар өеме арасында пычранып беткән Шәңгәрәй йөри. Шәңгәрәй – аның мулла кушкан, авыл Советында теркәлгән исеме. Аннан тыш бала акыллы җиткән егетне «Шарик» дип тә йөртәләр. Бу кушаматны аңа кем таккандыр, мәгәр шушы түгәрәк битле, зур башлы, кыска гына аяклы Ходай бәндәсенә исеменә караганда кушаматы ныграк ябышкан. Ишмөхәммәт-Ишмәмәтнең беренче хатыныннан туган бу малай әнисе исән чакта, урамда эт талаштырып, әби-чәбинең тавык кетәгенә кереп, йомыркасын урлап, базына төшеп, каймагын ашап, кеше көлдереп, авылда яшәде. Ишмәмәт мунчада ис тиеп үлгән хатыны урынына балдызын алгач, яшь хатын Шәңгәрәйне утарга алып килеп, Габделәхәт исемле малайның ярдәмчесе итеп бирде.

      – Әйдә, апай, урнашыгыз, – Габделәхәт уңайсызланып кына елмайды, – тормыш бездә шәптән түгел инде…

      – Кыш бик суыктыр инде. – Шәһәрбану үрмәкүч пәрәвезе сарган түшәмгә, юештән мүк каплаган стеналарга күз салды.

      – Яксаң җылына болай… Миче төтен кайтара. Утын җиткереп булмый, җәйдән әзерләргә кеше җитми. Ярдәмгә Шәңгәрәйне җибәргән булдылар да – анысы үзе ун дуңгызга торырлык.

      – Ичмасам, стеналарны агартып алырга иде. – Шәһәрбану зур өйнең бер почмагында катып торган кызына карады. – Гөлбануга күңеллерәк булыр иде диюем…

      Габделәхәт шунда гына игътибар итте шикелле кызга. Аны күргәч, эченә җан кереп киткәндәй булды. Икенче көнне үк ишегалдына бер йөк ак балчык китереп аударды, утынның да корысын тапты.

      Менә шулай дүртәүләп яшәп киттеләр алар утарда. Җәй ничек тә үтте. Әмма кыш… Күз ачкысыз бураннарына да, суыгына да түзәр идең, дуңгызларга азык җитмәү үтте үзәкләренә. Кеше кеше инде: ач булса да түзә, менә дуңгыз ачыкса… Алар шикелле мал актыгын күргәне булмады Шәһәрбануның, чак кына карамыйчарак торсаң, әниләре үз балаларын ашый башлый. Чырылдатып, ерткыч комсызлыгы белән кинәнеп ашыйлар шуларны.

      Шушыларны күргән саен, Гөлбану елый, авылга кайтыйк, ди башлый. Җитмәсә, ачтан үлгән дуңгызларны Габделәхәт белән әнисе туныйлар, зур казанга салып пешерәләр дә әштер-өштер генә көрпә кушып, дуңгызлар алдына куялар. Кыш җитеп, суык төшкәч, Шәңгәрәй бөтенләй көйсезләнде, мал астын чистартырга да чыгарып булмый.

      – Бар инде, Шәңгәрәй, чык, Габделәхәтнең берүзенә кыен бит, – дип инәлә аңа Шәһәрбану.

      – Ы! Тышта буран, мин бураннан куркам!

      – Без дә буранда йөрибез. Габделәхәт белән Гөлбану, буран дип тормый, утынга баралар, салам алып кайталар…

      – Ы!

      – Нигә? Нигә тыңламыйсың, Шәңгәрәй?!

      – Кызыңны кәләс итеп бирмисең бит үзең…

      – Бирәм, Шәңгәрәй, бирәм.

      – Кашан?

      – Менә көн генә җылынсын да…

      – Кишә дә су-сулай дигән идең…

      – Шуннан мин нишләтим? Әйт әнә буранга, дуламый торсын!

      – Ярар, СКАЧАТЬ