Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 5

СКАЧАТЬ балкыткандай, Гөлбануның да исенә Ихсанбай белән бәйле төрле вакыйгалар төште. Кичке савым вакытында үзенең нәрсә эшләгәнен, кайсы сыерын сауганын-саумаганын үзе дә төшенмәде. Сәнәк сорап эндәшкән күршесенә – көрәк, көрәк сораганга чиләк тоттырганын үзе дә абайламады.

      Хәтер, хәтер… Әнә ул, Ихсанбай, киртә арасыннан башын тыгып, Гөлбануны уйнарга чакыра. Кулында ике конфет. Шуның берсен яңа гына йокыдан тору аркасында чәче-башы тузган Гөлбануга суза.

      – Кем билде?

      – Әни.

      – Миңа дамы?

      – Сиңа да.

      – Тәмлекәй…

      – Ыһы… Бездә ишшү бар!

      – Тагын биләсеңме?

      – Ыһы. Тик син миңа кәләш буласыңмы?

      – Булам.

      Менә алар Акъелгада су керәләр. Елганың җәелеп киткән җиренә Ихсанбай җәлпәк ташлар ыргыта.

      – Бер кәләш! Ә-ә, юк, икәү. Икәү, Гөлбану, икәү! – Малай шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә, кызыкай ашык-пошык киенә башлый.

      – Кая барасың?!

      – Кайтам.

      – Нигә?

      – Шәп булгачтын, әнә кәләшләрең белән уйна!

      Хәтер, хәтер… Әнә алар, Гөлбану белән Ихсанбай, бер парта артында утыралар. Мәктәпкә йөрткән букчаларында дәфтәр, китап, кара савытыннан башка тагы әллә күпме нәрсә бар. Ихсанбайныкыннан башлыча икмәк чыга һәм нәкъ ике өлеш. Гөлбануның да букчасы бөтенләй буш йөрми: кипкән корт, эремчек, талкан, шомырт, чия, җиләк… Әнисе җыйнак, пөхтә кеше булды. Башкалар ашаганда, балам авызларына карап утырмасын дигәндер инде.

      Дәрес башланса, парта астыннан китә алыш-биреш, пыш-пыш килеш: Гөлбану – үз күчтәнәчен, Ихсанбай үзенекен суза. Бу икәүнең чамадан тыш татулыгын укытучы апалары өнәмәде шикелле: беркөнне дәрес вакытында икесен ике партага аерып утыртты. Шушы хәл аларның язмышын билгеләде. Ихсанбай, башын аска иеп, иренен канатканчы тешләп, Сәбилә партасына утырды, ә Гөлбану көтелмәгән хәлдән сүзсез калган килеш – Һашим партасына. Сәбилә шулчак ахирәтләренә тәкәббер, җиңүле караш ташлады, куанычыннан авызы колагына җиткән Һашим үзен-үзе белешми кул чапты. Тик шатлыгы озакка бармады Һашимның. Тәнәфескә чыгу белән, Ихсанбай Һашимның май чәчкәседәй елмайган йөзенә тукмактай йодрыгы белән кундырды. Тиктомалга, эндәшми-нитми китереп сукты…

      Шушы көннән башлап ризык та йөртми башлады Ихсанбай.

      Хәлле яшәгән Сәбиләнең үзенә тәмле-томлы сузуына да шулай ук карамады. Бишенче классны бетерүгә, Гөлбануның әнисе авырып түшәккә ятты. Гөлбану әнисе урынына фермага бозау карарга китте һәм шул китүдән мәктәпкә кире әйләнеп кайтмады.

      Яшь кенә көе нужа баскан, эшкә җигелгән Гөлбану кичләрен соң ятты, таң белән үк торды. Яшьтәшләре белән клубка, утырмаларга да йөри алмады. Бердәнбер тапкыр Сабантуйга җыенган иде ул, анысы да…

      Хәтерендә: әнисе сандыктан тасмалы күлмәк, укалы җилән, кызыл итекләр чыгарып алдына куйды.

      – Кызым, инде зур үстең, шушыларны киеп бер йөреп кайт әле.

СКАЧАТЬ