Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 8

СКАЧАТЬ уйнап йөргән ике кошчыгым, йөрәк майкайларымны сыздырып, бер-берегезгә гашыйк булдыгыз… Әгәр бүген мин сезне аермасам, үз балам үз бусагама килен булып кына төшә иде бит… Озак уйладым бу хакта, Ихсанбайның Гөлбануга барыр юлына киртә артыннан киртә куйдым… Ай, озак интектем, озак җәфаландым… Хак Тәгалә бутаган язмышны гади бәндә ихтыяры белән ничек сүтим?!

      И Раббым!.. Аптырагач, сиңа да тел тидерәм. Ә бит үзем, бары үзем гаепле барысына да!.. Ничек кенә мине җир йотмый да, ничек кенә бу кояш киптереп, көйдереп үтерми?!

      Фәүзия кайнарланган учы белән әле генә Гөлбану басып торган җирдәге үләнне сыйпады: ә нинди килешә аңа әнисеннән калган кызыл күн итекләр… җилән… чулпылар…

      Әнә кемдер Ихсанбай Гөлбануны көткән тирәкләр ягына йөгерде. Бармый булмый: язмыш куласасына килеп капкач, көчең беткәнче көрәшми, карышмый чараң юк.

      «Шушындый чакта әнисе генә җитмәгән иде!» – Тирәкләр төбендә чалкан төшеп яткан Ихсанбай тиз генә итәк-җиңен җыеп өлгермәгән Сәбилә яныннан торды. Фәүзия бик әкрен якынайды, аларга чәч-башларын рәтләргә вакыт калдырды. Шуннан Ихсанбайның колагына әнисенең боерулы, һәр өне һәр күзәнәгенә үтеп керерлек тавышы яңгырады:

      – Безгә әйтми-нитми, гомерлек ярыңны шушыннан алырга карар иткәнсең икән, улым, инде мине тыңла: гомерең ахырынача шуны иш итәсең, килен кеше алдында башын югары чөеп, ирем – Ихсанбай, мин – аның хатыны дип яшәрлек булсын! Ишетсен колагың, Ихсанбай! Мин ике сөйләмәм.

      Әнисе каршысында җир ярылса, шунда кереп югалырдай уңайсыз хәлдә калган Ихсанбайга дәшми буйсынудан башка чара калмады.

* * *

      Шәһәрбану кызының кайтканын ашкынып, тыны белән тартып алырдай булып көтте. Фермадан Гөлбану караган бозауларга сөт эчереп кайткач та абзар артына чыкты. Кызы артыннан үзе дә чыгып китәр иде, аяклары сызлый. Әллә тешен кысып чыгарга да китәргәме? Ай, бу бала бер бәлагә генә очрамаса ярый да… Әллә нигә кидерде бит үзе кагылырга да курыккан киемнәрне, шайтанмы тартты аның кулыннан, иблисме котыртты… Адәм күрке – чүпрәк, янәсе. Күптән ташлыйсы иде шул киемнәрне, ташу вакытында елгага гына ташлыйсы иде.

      Йа Ходай! Ишеттергән Шәһәрбануның хафасын Гөлбануга! Әнә килә аның күгәрчене! Яшел хәтфә өстеннән йөзеп кенә килә аның алтын чабагы! Түзеп тора алмады Шәһәрбану, сызлаган аяклары белән алпан-тилпән килеп, каршысына атлады. Аһ, ни булган бу балага? Нигә әле аның иртә белән генә май кояшыдай балкыган йөзен кара болыт баскан?

      – Әни!.. – Күкрәгенә сыенып үксегән баласы йөрәгенең ауга эләккән кошчыктай тыпырчынуын тойды Шәһәрбану. И бала, бала… Үз йөрәге астында йөртмәсә дә, тулгак газаплары белән үзе тудырмаса да, бар булмышы, бар вөҗүде белән ярата бит шушы баланы Шәһәрбану һәм аның тойгыларының ихласлыгына күктәге кояш та бер Ходай шаһит.

      – Ни булды, балам? Кем мыскыл итте? Кем рәнҗетте?!

      – Әни!.. – Тыела алмый, сүзен әйтә алмый Гөлбану, аның күзләреннән Шәһәрбануның ялангач муенына аккан күз яшьләре гүя яндырып, СКАЧАТЬ