Название: Асыл ташлы муенса
Автор: Тансулпан Гарипова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-02903-2
isbn:
Ул кич, ул төн… Тәрәзә чиерттеләр. Ишекне Гөлбану үзе ачты. Тәрәзәдән төшкән сүрән генә яктыда Гөлбану ике какча гына, ябык кына сынны шәйләде.
– Апай, безне фатирга кертмәссеңме икән?
– Кемнәр буласыз үзегез?
– Без, апай, ерактан, Магниттан киләбез…
Гөлбану хәлне шунда ук аңлады: качкыннар. Кертсә, үзенә кыен, кертмәсә… Юк-юк…
– Әйдәгез…
Түр якка үтә башлаган кызлар артыннан балавыздай сап-сары итеп кырып юылган идәндә пычрак катыш канлы эзләр калды.
– Балакайлар… – Гөлбануның аптырашлы карашы кызлар кигән ботинкаларга төште – аяк киемнәренең табаны юк иде.
Кызларны Гөлбану тагы ике көн яшереп яшәткәч кенә озатты. Аларга иске галошлар табып алып кидерде. Кызларны озатуга бер ай дигәндә, бәла үз башына килде: ФЗӨгә җибәрелергә тиешле исемлекнең иң башында аның Мәдинәсе тора. «Бәләкәй бит әле ул, яше җитмәгән!» – дип, Гөлбану тавышланып, елап йөреп карады – тыңларга да теләмәделәр. Ахырда ул Ихсанбайның, ат эчерергә чыкканын каравыллап торып, каршысына чыкты. Гадәттә, Гөлбану яхшырак киенеп урамга чыкса, Ихсанбай хатыны тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә тартып куя. Берәр җиргә киткән чагы булды микән Сәбиләнең – бу юлы ул-бу тоелмады.
Ихсанбай, гадәттә, атын кеше су алган коедан байтак югарыда эчерә. Кое янында туктап тормастан, Гөлбану да елга үренәрәк китте.
– Күрше су юлын ялгышкан түгелме?
Гөлбану Ихсанбайның тел төбен аңламамышка салышты:
– Миңа бит ни… мунчага елга суы кирәк.
– Кияү керткәнсеңдер дияр идем, кияүгә мунчаны иртән иртүк ягалар.
– Сугыш күп нәрсәне бутады, Ихсанбай. Иртән дигәнең кич була, кич дигәнең иртән була.
– Әгәр бу буталулар синең белән минем файдага булса, хәтта сугыш та начар түгел, Гөлбану.
– Авызыңнан җил алсын, Ихсанбай!
– Алла-а… Шаяртырга СКАЧАТЬ