Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 3

СКАЧАТЬ Ихсанбай да, икенчесе – идарәдә төймә тарткан Ишмәмәт. Чын исеме шуның Ишмөхәммәт шикелле дә. Башкалар Ишмәмәт дигәч, Мәдинә дә шулай ди… Ә теге таныш түгел агай аягына купшы ак пима кигән, кулында папка. Ул, шул ак киез итекләрем пычранмасын дигән кебек, бозау яткан җиргә карап-карап куя.

      Мәдинә бу чакырылмый килгән, сәламсез кергән кунакларга ни дә булса эндәшергә өлгермәде, баягы ак киез итекле ир үзе сүз башлады:

      – Насыйбуллиннарның син кеме буласың, сеңелкәш?

      Сорау Мәдинәгә кызык тоелды:

      – Мин, ни, Насыйбуллиннарның бертуган кызы булам.

      Ят ир-ат төшенмәде, гәүдәсе-ние белән борылып, юлдашларына карады:

      – Как, туйыс, бертуганы, туйыс, кызы?

      Ишмәмәт ашыгып моңа ярдәмгә килде:

      – Ни бит, Мәдинә, без бик җитди хөкүмәт эше белән йөрибез. Безгә, ни, срочно әниең… Гөлбану кирәк, әйе!

      – Әнием ни… эштә. Савым вакыты бит!

      Киез итек кигәне, тавышын көрәйтә, гәүдәсен турайта төшеп, янә юлдашларына борылды:

      – Кызның әнисе… туйыс, Насыйбуллина, безгә бит постольку поскольку гына кирәк! Әйе. Монда өйнең хәзерге хуҗасының, туйыс, Насыйбуллинаның личносы ни причём! Әйе. Так что, иптәшләр, ялгышмагыз: мәсьәләгә конкретно, по-деловому карагыз! Әйе!

      Ихсанбай үз чиратында Мәдинәне көйдергеч карашы аша үткәрде:

      – Шулай, шулай! Йортның төп хуҗасы фронтта!

      – Ни бит, сеңелкәш, – Ишмәмәт баскан җирендә таптанып алды, – Насыйбуллин Һашим Хаҗиәхмәт улының, – папкасыннан ул бер кәгазь чыгарды, – үзе сугышка киткәндә… түләнмәгән салымы калган булган. – Шуннан ул йокысыннан уянып кыймылдаша башлаган балаларга карады да туктап калды.

      Түшәкләренә торып утырган малайлар Ихсанбайның да игътибарыннан читтә калмады, тик нигәдер төсе бозылды:

      – Әйе. Әтиеңнең түләп бетермәгән салымы калган. Шуның күләме хәзер… күпме әле, Ишмөхәммәт агай?

      Ишмәмәт янә баскан җирендә таптанды.

      – Хәзер… тучнысын әйтәм. Тучнысы: бер сыер!

      – Сыер?! – Мәдинәнең аңына әле ишеткән сүзнең асылы барып җитми, мәгәр үзенә, менә бу ике җанга, тагын идәндә бер хәсрәтсез йоклап яткан әнә ул бозауга, әнисенә коточкыч куркыныч янаганын шунда ук төшенде. – Сыер…

      Каршысында торган ирләрнең кайсысыдыр «Бурыч. Хөкүмәт. Төрмә» дигән сүзләрне әйтте. Ә Мәдинәнең күз алдында шулчак сакал-мыек баскан, эчкәннән шешенгән йөзле әтисе килде. Ул! Киткәндә дә балаларының ризыгын урлап киткән! Өч көнлек бозау янында торган Мәдинә йодрыкларын төйнәде, күкрәген ярып, иреннәрен көйдереп, әтисенә рәнҗүе бәреп чыкты:

      – Дөмексәңче шунда, Һашим…

      «Егетләр ат алып килгән, чыктык». Бу сүзләрнең мәгънәсе Мәдинәнең миңгерәүләнгән зиһененә барып җитмәде, аны бары тик әче итеп кычкырган әнисенең тавышы гына асылына кайтарды:

      – Нишлисез?! Ерткычлар, СКАЧАТЬ