Асыл ташлы муенса. Тансулпан Гарипова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Асыл ташлы муенса - Тансулпан Гарипова страница 2

СКАЧАТЬ әле берсен, әле икенчесен тупылдатып сөя, әллә нинди колакка ятышсыз иркә сүзләр әйтә. Ә менә Мәдинә бары тик мал балаларын гына ярата. Идәндә йоклап яткан әнә ул бозаукай булмаса, өйнең ни яме булыр иде? Мәдинә үссә, абзар-курасын тутырып мал асрар, ә инде элегрәк туса, көтү-көтү атлары Каратау сыртын иңләп йөрер иде. Әйе, әйе, менә шулай бай булыр иде ул! Үзенең силсәвит Ихсанбайныкы кебек кара айгыры, кулында камчысы булыр иде.

      Кара айгыр дигәч, Мәдинәнең хәтеренә кылт итеп тагын Ихсанбай килде. Үз гомерендә кешенең җанына тиеп, тынын бугандай яши торган бәндәләр бар бит ул. Шуларның берсе – әтисе, Урыс Һашим. Ярый анысы сугышка китте. Кем белә, бәлки, Алланың рәхмәте төшеп, кайтмас та әле. Икенчесе – Ихсанбай, анысы күз алдында. Сугышка үпкәсе чирле булганга алмаганнар диме шуны… Үзе болай чирлегә дә охшамаган, бурсык маен эчә торгач, бурсыктан болайрак симергән. Аны нигә шултиклем күралмаганын Мәдинә үзе дә төшенми. Бу оятсыз кешенең итләч битенә кысылган зәңгәр күзләренең Мәдинәгә пешерердәй итеп каравымы, корсагын киереп, хатын-кызлар шикелле вак-вак басып йөрүеме – өзеп кенә ни дә булса әйтерлек тә түгел. Хәтта аның ябык озын буйлы, турсык бите өчен үтә бәләкәй уелган авызлы, юка иренле, кечкенә борынлы хатынын да өнәми Мәдинә. Шул борынга – борын рәвешен бирердәй нечкәлекләрне башкарып тормый ябыштырылган орыдай борынга – иренсез генә уймактай авызга көлү бер дә килешми. Ә ул, Сәбилә, шуны һич төшенми, туктаусыз көлә. Көлгәндә йөзе «Куегызчы әле, мине нигә газаплыйсыз инде?» дигәндәге кебек, кызганыч булып тартыша.

      Дөресен әйткәндә, Мәдинәне күрсә, монысы да кинәт үзгәреп китә. Төссез күзләренең угын кадамыйча үтми…

      Әнисе эштән кайткач, җай чыкканда шушы хакта белергә дә тырышып караганы бар аның:

      – Әни, Ихсанбай кем ул?

      Әнисе, башта каушабрак калган кебек булса да, җавапны кыска тотты:

      – Нигә, Ихсанбайның кем икәнен белмисеңмени? Силсәвит бит…

      – Беләм…

      – Белгәч…

      – Әни, ә нигә ул мине күралмый?

      – Кем әйтте аны? Ихсанбай үземе?

      – Беркем дә әйтмәде, үзем беләм.

      – Һы… – Гомергә ашыккан, гомергә бушамаган әнисе бу юлы да тезгенне кыска тотты: – Кирәкмәгәнне төпченгәнче, әнә энеләрең торуга тамакларына юнәт.

      – Шулар аркасында мин мәктәпкә йөри алмыйм!

      – Мәдинә! – Әнисе артыннан ишек ябылды.

      Йөрәген кара мәче кебек тырнаган сорауларын күкрәгенә кысып, Мәдинә идән уртасында торып калды. Юк! Әнисеннән сорап берни белерлек түгел! Һичбер сорауга җавап табармын димә! Сәер кыланмышлары бар шул әнисенең. Мәдинә бит энеләре турында соңгы минутына тиклем белмәде. Эскәмиягә чатырдатып тотынган хәлдә:

      – Кызым, Фәүзия инәеңне[2] генә алып кил әле?! – дип ялварды әнисе.

      Әйе, әйе! Коеп яңгыр яуган төндә Мәдинә гомергә бер бусагасын атламаган өйнең тәрәзәсен шакырга мәҗбүр булды.

      Әнисенең тагы бер кыланышын аңлый алмый СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе.