Название: Асыл ташлы муенса
Автор: Тансулпан Гарипова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-02903-2
isbn:
– Мин әнә теге якка барып әзрәк сату итәм, сез арбадан төшмәгез, атны күздән югалтмагыз! – диде. Үзе, сатуга дигән әйберләрен алып, халык арасына кереп китте.
Мәдинә белән Галимә күпме генә тырышып тыңламасыннар, халыкның сөйләшкән сүзе монда килеп ишетелми. Урыс дигәне кайсыларыдыр, әнә ул юан-юан сары йөзле хатыннар шулар микән?
Бераздан үзләреннән ерак түгел бәләкәйрәк бер өй торганын күрделәр. Галимә сикереп төште дә:
– Барып карыйм әле, нәрсә икән! – диде.
– Әтиең күреп калса киткәнеңне…
– Күрсә… – Тиктормас Галимә инде өйгә барып җитеп, ишек башындагы язуны укып маташа иде. – Л-а-в-ка – Лавка, Мәдинә, лавка!
Ул арада лавка болдырына бер хатын күтәрелде, Галимәгә елмаеп сүз кушты:
– Кто ты будешь, девочка? То есть, чья будешь?
Галимә, бу тагын берәр нәрсә эндәшкәнче дип, арба ягына йөгерде.
– Нәрсә диде ул сиңа? – Ят апай белән сөйләшкән Галимә үзе дә бик серле булып киткәндәй тоелды Мәдинәгә.
– Ишетмәдеңмени: туес, диде.
– Туес?
Аннары кайтып барганда Мәдинә, Галимәгә карап, авыр көрсенеп куйды:
– Әй… урысча да өйрәнеп булмады…
– Һи… «туес» ны өйрәндек лә инде?
– Аны Рауза да гел әйтә!
Әле менә, ак миткальне кискәли башлагач, шул базарга бару исенә төште Мәдинәнең.
– Моны укытучы хатын кемнән отып алды икән? Әллә марҗалардан күрде микән?
Галимәнең моннан башка да яңалыклары күп иде Мәдинәгә сөйләргә.
– Ахирәт, сезнең күрше, теге карт алаша, нәрсә эшли, беләсеңме?
– Ихсанбаймы?
– Түгел, теге ни… карты!
– Сибгат абыйны әйтәсеңме?
– Шуны!
– Юк, ишетмәдем, – Мәдинә, сүз үзе турында баргандай, нигәдер кызарып китте, – нәрсә булган аңа?
– Раузага барган.
– Шуннан? Барса соң?
– Уф, шушының… Аңламыйсыңмыни?!
Мәдинә тагын кызарды: шуның сыман нәрсәләрне ничек җиңел генә сөйли ала икән шушы Галимә?
– Юктыр, кеше сүзедер…
– Кеше сүзе, – Галимә янә кычкырып көлде, – Рауза үзе исән чакта кешегә сөйләргә сүз калдырамыни? Үзе сөйләгән! «Мин, – дип әйтә, ди, – хәзер, – дип әйтә, ди, – әкияттә яшим, – дип әйтә, ди. – Мин – Зөһрә, Сибгат – Таһир, аебыз – талир, төнне көтеп үткәргән һәр көнебез – үзе бер гомер!» – дип әйтә, ди.
– Адәм ышанмасны!
– Ышанмаска, Сибгат карт бит сакалына тиклем кырган! – Галимә янә шаркылдап көлеп сәкегә тәгәрәде. – Күрсәң, кыргач… уң битендә, колак янындарак, кара миңе килеп чыккан! Урысның теге… тәресе!
Мәдинә СКАЧАТЬ