Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 40

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Нижнийда шушы утлы корал аркасында уңышсызлыкка очрадык, тәкъсир, ничек каршы торырга соң аңа? – дип, хан каш астыннан гына мөфтигә карап куйды.

      Сәед чатырдай зур чалмалы башын артка чөебрәк уйланып торгандай итте дә вәкарь белән генә җавабын җиткерде:

      – Мөселман орышчысын «Аятел Көрси» саклый, – диде. – Хикмәт шунда: угланнар догага тартылмый, бөтен бәланең башы шуннан килә.

      Сәед тыны кысылудан интегә иде булса кирәк, тукталып калды.

      – Хәзерге заман орышында догага гына салышып җиңүгә өмет баглау – үзе бер бәла, – дип, яшьләрчә кызу канлылык белән Уйгын бәк мөфтигә каршы төште. – Ходай да, сакланганны гына саклармын, дигән.

      Гадәттә, сәед белән бәхәсләшмиләр. Фикерләре белән килешмәгән очракта да дәшми калуны мәгъкуль күрәләр. Кем дөрес, кем дөрес түгел – ахыр чиктә хан хөкем чыгара. Шуңа күрә баш угланның күтәрелеп бәрелүен бик үк өнәп бетермәделәр. Бигрәк тә Бураш сәед тузынды. Ханнан фатиха да сорап тормыйча, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да, капчык авызыдай киң итәкле җиңнәрен җилфердәтә-җилфердәтә, кулларын буташтырып сөйләп китте:

      – Коръәнне ватканыгыз җитмәгән, инде изге догаларыбызга кизәнәсезме? – дип кычкырды. – Бәлане аны доганы санга сукмау китерә. Кылычларыгыз шуңа тутыга. Кара син аны, углан башы белән ни сөйли бит, ә? Ходайдан куркыр идең, мәлгунь. Әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым. Лә иләһә илләлаһуль-халимуль-кәрим.

      Уйгын бәк тә үзенекен сөрде:

      – Тәрәккыйлек хәл итә бүген орышның язмышын, – дип, башлаган сүзен куәтләде. – Кадими акыл белән ерак бара алмыйсың, заманы ул түгел.

      Әйткәләшне хан сүндерде:

      – Мөхтәрәм сәедебез мең мәртәбә хаклы. Дога – мөселманның байрагы ул, – диде.

      Бурашның эре сөякле какча йөзе яктырып китте, бүлмә буйлап җиңүле карашын йөртеп чыкты. Тик ханның сүзе бетмәгән иде әле.

      – Баш угланның сүзләрендә дә хаклык бар, – диде ул, батырып. – Тәрәккыяткә борылыр чак. Моңа кадәр утлы коралга мөнәсәбәтебез тискәре иде. Нижнийга һөҗүмнән соң бу карашыбызның дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Утлы коралга фәкать утлы корал белән генә җавап бирергә мөмкин.

      Аңлыйсызмы дигәндәй, хан беравык бүлмәне күзәтеп торды. Шул арада Бураш сәед аклану сүзен кыстырырга өлгереп калды:

      – Мин тәрәккыяткә тәкәллеф түгелмен, – диде.

      Хан дәвам итте:

      – Якын көннәрдә Бөек Литва кенәзлегенә баш углан Уйгын бәк җитәкчелегендә хәрбиләр, илчеләр чыгып китәчәк. Утлы коралны тәрсәнәбезгә12 кертербезме, шуннан соң тәгаенләрбез.

* * *

      Мөхәммәдәминнең яңа никахын Үрбәт кенә түгел, бөтен сарай түземсезлек белән көтә иде. Һәммәсенең үз мәнфәгате. Җөһдә вафатыннан соң, аның вазифалары Фатыйма ханбикәгә күчсә дә, сарайда барыбер Үрбәт сүзе сүз. Иренә таянып, дуамалланып китүе дә бар. Яшь хатын нәфесле, иркә була ул. Авырга туры килмәгәе, дип СКАЧАТЬ



<p>12</p>

Тәрсәнә – арсенал.