Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 44

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ шәһәр читендәге урман эчендә зур бүрәнә өйдә яши иде. Юлы такыр. Килүчеләр өзелми, күрәсең. Динчеләр дә бәйләнми, ахры, үзенә. Башкаларны сихерче дип эзәрлекләгән бервакытта, Мачы ачыктан-ачык кешеләр кабул итә. Дәрәҗәле кешеләр мөрәҗәгать иткәнгәдер инде. Әнә олуг кенәз Иван Васильевич та килеп йөргән ич.

      Аграпина олуг кенәзнең төркем белән килүен ошатып бетермәде.

      – Атаң Иван Васильевич шыпырт кына килеп, шыпырт кына китәр иде, син шау-шу яратасың икән, – диде.

      – Алар – минем җансакчыларым гына…

      – Сиңа монда берәү дә тими, әйт, китеп торсыннар, миңа күз бүкәннәре кирәкми, – диде багучы, хуҗаларча.

      Василийның кашлары җыерылып төште. Күр, олуг кенәз белән ничек сөйләшә, дип уйлап алды. Шулай да кабынып китмәде, түзде. Үзе килде ич, үз теләге белән.

      Күрәзәчегә бер карыйсың, чип-чибәр туташ, икенче карыйсың, карт әби. Үзе күркәм генә. Озынча аксыл йөзе, килешле төз борыны, йомры ияге аны шулай матур күрсәтә иде. Тик бу ыспайлыкны күзләре боза. Нәкъ мәченеке шикелле, күз каралары әле җептәй кысыла, әле шардай түгәрәкләнеп китә. Шуңа бәйләнешле төстә үзе дә үзгәрә, Мачы кушаматы шуннан килә иде булса кирәк.

      – Йә, нинди йомыш китерде минем янга, гозереңне сөйлә, – диде Аграпина. – Тик алдан кисәтеп куям, бу өйдә патша да, кенәз дә юк.

      Василий сөйләп бирде. Күрәзәче, иреннәрен тешләп, үз дөньясына күчте. Хәтсез вакыт шул халәттә оеп утырганнан соң, алдындагы сулы табакка иелде.

      – Синең гаскәреңне зур бәхетсезлек көтә,—диде ул, ниһаять, башын күтәреп, – хурлыклы җиңелү белән җиңеләчәксең. Тәңре миңа шул орышның сурәтләрен җибәрде. Коточкыч суеш бара әнә. Йөрмә син Казан-йортка, татарларның түл җыйган чагы. Анда патшабикә сүзе сүз. Бик булдыклы усал хатын. Патша үзе дә – егет солтаны. Кабаланма, үз сәгатең сукканны көт.

      – Мин синең сүзләреңә ышанмыйм, убырлы, – дип, Василий күрәзәченең ишеген каты итеп ябып чыгып китте.

      – Бүләкләреңне калдыр, – дип кычкырып калды аның артыннан Аграпина.

      – Синең ул Мачыңа усал эт җибәрергә кирәк, – диде Василий шамакайга, – тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстәкәй…

      – Патшалар бит алар кәкрене төз дип әйтүчене яратарак төшәләр, хак сүз ачы шул ул, – дип, бармагын чигәсе янында уйнатты кәрлә.

      – Күземнән югал, тинтәк! – дип акырды олуг кенәз.

      Ачуы чынга охшаган иде хуҗаның, кәрлә читкәрәк барып утырды да уенчыклары белән уйнарга тотынды.

      Шулвакыт туганы Димитрий Углицкийның килүен хәбәр иттеләр. Уналты яшендә генә булса да, үткенлеге, булдыклылыгы белән Жилка кушаматы алырга өлгергән иде инде кенәз, хәрби эшләргә дә бик маһир, Римда да мәгълүмат җыйды.

      – Государь, мине Казан кампаниясенә җибәрүеңне үтенәм, – диде ул, исәнлек-саулык сорашуга. – Күңел ашкына, чыдар әмәлем юк.

      – Тәҗрибәң җитенкерәми, – диде Василий басынкы гына.

      – Тәҗрибә түгел, тәвәккәллек зарур монда, – диде яшь кенәз, – бер атнада Казан синең аяк астыңда булыр. Татарларны гына түгел, чирмеш-арларны да пыран-заран китерәчәкмен.

СКАЧАТЬ