Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Казан-йорт / Казань-юрт - Марат Амирханов страница 37

Название: Казан-йорт / Казань-юрт

Автор: Марат Амирханов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02386-3

isbn:

СКАЧАТЬ Иң алдагы меңлек чирү чөй сыман урыс гаскәрләрен ерып, эчкә керергә, ыгы-зыгы тудырырга, бүлгәләргә тиеш иде. Як-яктагыларга исә бу өерләрне, камап алып, юк итү бурычы куелды. Орышның әүвәлге чорында әсир алу белән булышмаска килештеләр. Кырырга! Исән калганнары соңыннан каршы торып та азапланмаслар, үзләре әсир төшәрләр, чутына да чыга алмассың.

      Уйгын җитәкчелегендәге каһарманнар чирүе Кирмәнне кулга төшергәч кенә кузгалачак. Аның төп вазифасы – воеводаны, гаскәр башларын кулга алу, ганимәт җыю.

      Алгай морза исә үзенең мангыт-нугайларын иң алгы дулкынга куюларын сорады, җизнәсе алдында үзен күрсәтәсе килә иде булса кирәк.

      – Алайса, уң як канатны тулысы белән үзеңә ал, – диде Мөхәммәдәмин.

      Мөхәммәдәмингә ак атын китерделәр. Җайдак киемендә ул Гали хәлфәгә охшап тора иде.

      – Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен, – диде хан, фатихасын биреп, – ыру башыбыз Олуг Мөхәммәднең кыл байрагы – ту – безгә җиңү алып килер. Кузгалдык. Алга!

      Хан беренче булып ыргылды, аның артыннан бөтен яу күтәрелде. Тора-бара һәр чирү, алдан билгеләнгән урынын алып, угланнар карамагына күчте, хан яраннары белән ышыккарак тайпылды.

      Бу ташкынны туктату мөмкин түгел иде инде. Уңда да, сулда да, алда да, артта да Мөхәммәдәминнекеләр. Бөтен тирә-якны тутырып, тояклар аһәңе яңгырый.

      Тояк тайга җиткерер,

      Тай дүнәнгә җиткерер.

      Дүнән атка җиткерер,

      Ат морадка җиткерер.

      Алтын ияр акбүз ат

      Төшеңдә тотып син менсәң,

      Ат – морадка җиткәнең.

      Кала читендәге алачыкларны, йорт-җирне яндырып-туздырып, Кирмәнгә якынлаштылар. Бернинди каршылык күрсәтүче дә юк. Җиңү инде уч төбендә. Якында, кул гына сузмалы.

      Тик атлы чөй көткән нәтиҗәне бирмәде. Чөнки Нижнийның воеводасы Хабар калгай мәскәүлеләрдән аермалы буларак җебеп төшмәде. Гаскәрен Кирмәннән бөтенләй чыгармады. Шуңа күрә чөйдәгеләр дә, ян-яктагылар да, хәтта булышчы чирүдәгеләр дә, кузалак арбалар шикелле, Кирмән стенасына бер үк вакытта килеп төртелделәр. Алгай, дала кешесе булса да, әзерлеклерәк булып чыкты. Нугайлар килә-килешкә тимер ыргаклы арканнарын стена очына очырдылар. Шуыша-шуыша үрмәли дә башладылар. Ләкин бу гамәл тончыгып калды. Башта түбәдән кайнар су койдылар, аннан соң таш аттылар, бүрәнә тәгәрәттеләр.

      Бераздан бөтенләй мәхшәр башланды. Урыслар шарт та шорт утлы коралларын шартлатырга тотындылар. Казанлылар өчен бу яңалык түгел иде. Үзләренең дә сынап караганнары бар. Ләкин ошатмадылар. Кылыч-сөңгегә җитәме соң? Аны корган арада, тулы бер чирүне тар-мар итеп була лабаса. Аннан соң ул урысларга да литвалылар аша гына керде, бармак белән генә санарлык.

      Воевода Хабар тапкыр гаскәри иде. Татарларга каршы торырлык көче юк иде аның. Йөзгә-йөз килгәндә, таптап-изеп кенә узачаклар. Ниндидер көтелмәгән нәрсә уйлап табарга кирәк иде. Һәм ул аны тапты. Олуг кенәз әсир төшкән Литва сугышчыларын, ераграк яшерү нияте белән, Нижнийга кудырган иде. Кайсы ачлыктан, кайсы чир-сырхаудан аяк СКАЧАТЬ